Главная » Статьи » Методическая копилка » Разное

Тема природы в произведениях писателей родного края.
Якташ язучылар иҗатында туган як табигате чагылышы. Бәхтиева Л.,Азнакай, IX сыйныф
Җитәкче: Мөхаҗиева Г.Х.
Азнакай районы территориясе беунча агучы Ык елгасы, аның янәшәсендәге күлле әрәмәлекләре, болыннар, мәгърур Чатыр тавы, табигатьнең матур төрле манзараларына бай күренешләр хакында күп сөйләргә мөмкин. Ә бу матурлыклар безнең як шагыйрьләре иҗатында чагылыш табамы соң? Ә.Исхакавның "Күкрәгеңә сыеныйм мин” шигыренә тукталыйк. Биредә автор туган җирен - "анам”, ә үзен туган җиренең "нарасый баласы” дип атый.
Күкрәгеңә сыеныйм бер,
И туган җир – анам син!
Син тудырган, син үстергән
Бер нарасый балаң мин.
Шигырь укыйм - үзем шагыйрь,
Үзем тыңлыйм – хөкемдар.
Шушы кырга, шушы җиргә
Җырларга бит хакым бар
Авторның "Чишмәләр иле син, Туган як” дигән шигырьләр җыентыгы -тулаем туган як табигатенә соклану һәм горурлану хисе белән сугарылган.
Мәхмүт Хәсәнов һәм Һади Такташ бүләкләре лауреаты И.Гыйләҗевның да "Җир китабы”ндагы һәр шигырь юлы җирне, кешеләрнең йөрәк тибешен тоеп, шулардан илһам алып язылган. Һәр шигырьдә туган җиребезнең моңын, җылысын, шул җирне бизәүче хезмәт кешесенең сулышын тоярга була.
Ярсу Ыгым- моң ташкыны,
Күлләрең- ил көзгесе.
Басуларың, тугайларың
Гүзәллекнең өлгесе.
(И.Гыйләҗев "Сөендек” )
"Безнең якта” шигырендәге чагыштырулар туган як табигате матурлыгы белән халкының рухи байлыгының тәңгәллегенә ишарә ясый.
Түбәләре яшел урман-
Ала күзнең яуларын;
Түбәтәйле егет төсле
Безнең якның таулары.
Керфекләрен җил уйната,
Назлы сөеп карыйлар.
Калфак кигән кызлар кебек
Безнең якта каеннар.
Республикабызның Г.Тукай премиясенә лаек булган якташ язучыбыз Марсель Баян улы Галиев үзенең туган ягын "Кечкенә Швецария” дип атый. Аның күп кенә шигырьләренә - бигрәк тә туган як табигатенә хозурланып язган шигырьләренә - композиторлар көй язган. Алар "Кайту” дип аталган җырлар җыентыгында тупланган. Татарстанның иң биек ноктасы - мәгърур Чатыр тауга сокланып һәм горурланып мәдхия язучы да ул - Марсель Галиев.
...Исәнме, мәгърур тау!
Туган як тәхете- Чатыр тау, исәнме!..
Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтеренә сеңдереп калыккансың да, бүген инде туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең...
Азнакай горурлыгы Чатыр тау иҗат кешеләренең берсен дә битараф калдырмый.
Азнакай тавы – Чатыр тау!
Уралдан соңгы дулкын!
Күкрәктә күтәреп йөрттем
Мин шул дулкыннар холкын. –
дип яза "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” якташ шагыйрәбез Флера Сабирҗан кызы Гыйззәтуллина. Шагыйрәнең туган як, туган җире, челтерәп аккан чишмәләре, горур Чатыр тавы, чәчкәле аланнары турында һәркемне дулкынландыра торган "Мин Әсәйдән”, "Басуларга чыксам”, "Ал таулы Азнакаем”, "Тыйнаклык мул таулар җырында” һ.б. шигырьләре бар.
Безнең як урманнары- тоташ каенлык. Яшь, төз, шәмдәй зифа буйлы, ап-ак тәнле каеннар арасында йөргәндә Һ.Такташның "Бер җирдә юк андый ак каеннар...” дигән юлларының мәгънәсенә төшенәсең. Каеннарның мондый хозурлыгы, чыннан да, Такташны да, безнең як шагыйрьләрен дә иҗатка илһамландырган. Әсәй ягы каеннарына сарылып үскән тагын бер шагыйребез- Ф.Гыйззәтуллинаның авылдашы- Нур Гариф улы Әхмәдиев аларга мәдхия җырлый.
Шатлык атомы син, каенкаем-
Яңа сауган сөттә коенган.
Синең хакта хәтта ялгышып та
Начар сөйләү бездә тыелган.
Син дә, бәлки, эчтән сызланасың,
Син дә, бәлки, эчтән янасың.
Минем өчен мәңге сер сандыгы,
Минем өчен һәрчак яңа син.
( Н.Әхмәдиеф.”Каенга мәдхия”)
Шагыйрьнең туган як урманнары турында "Каенлы юл”, "Каенкаем- бәгырькәем”, "Каеннарым”, "Урманда” һ.б шигырьләре бар. "Каенлы юл” шигыренә З.Сафиуллин көй язган. Бу җыр Нур Әхмәдиевның "Изгеләр чишмәсе” аудио җыентыгына кертелгән.
Әйе, безнең якның талантлы халкы үз ягының чәчәкле хәтфәдәй алан- болыннарыннан, челтерәп аккан саф сулы чишмәләреннән, бормаланып аккан Ык, Мәллә, Стәрле елгаларыннан, куе урманнарыннарыннан, Урал тавының соңгы дулкыннары- Чатыр тавыннан, тыйнак инеш-кулләреннән илһам алып яши, аның матурлыгына сокланып мәдхия җырлый.
Әдәбият
1. Балачак әдипләре. 2нче китап.- Казан: Мәгариф, 2004.- 62-74 б.
2. Балачак әдипләре. 3нче китап. – Казан: Мәгариф, 2005.-15-22 б.
3. Гамбәр Н. Каеннар яктысында. - Казан утлары, 1996. - №12, 55-56 б.
4. "Мәйдан” журналы. – Яр Чаллы, 2011. №1, 67-94 бит.


Автор: Мухазиева Гульзира Хазиевна
Категория: Разное | Добавил: Gulzira (18.04.2013) | Автор: Мухазиева Гульзира Хазиевна E
Просмотров: 986
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]