Главная » Статьи » Методическая копилка » Разное

Герой России- мой Земляк.
Эчтәлек 

I. Эчтәлек 2 бит
II. План. 3 бит
II. Кереш өлеш 4 бит
III. Төп өлеш 4-7 бит
IV. Нәтиҗә 7-8 бит
V. Әдәбият 9 бит
VI. Кушымта 10-12 бит

Кереш өлеш
1. Азнакай батыр уллары, фидакарь кешеләре белән хаклы горурлана ала.
2. Якташым- Азнакай егете Кызыл йолдыз орденнары кавалеры Ильяс Сафин-Дауди Россия Федерациясе Герое исеменә лаек була.
Төп өлеш
1.Булачак геройның мәктәп һәм Мәскәүдәге Губкин исемендәге нефть һәм газ институтының икъдисат бүлегендә укуган еллары.
2. Әфган сугышында күрсәткән батырлыгы.
3.Ул тыныч тормышта да шундый ук көрәшче.
Нәтиҗә.
1. Геройлар Аллеясында Россия Герое Ильяс Даудига бюст куелды.
2. Аның тормышы минем өчен, яшьтәшләрем өчен үрнәк.
Максат: Якташыбыз, татар егете Ильяс Сафин-Даудиның лаеклы рәвештә Россия Федерациясе Герое булуын раслау.
Бурычлар:
1).Герой белән очрашуларда катнашу,
2).Матбугат битләрендә чыккан язмалар белән танышу,
3).Телевизион тапшыруларны карап бару
4).Ул укыган Азнакай шәһәренең 2нче санлы мәктәбендә булу
5).Шәһәр һәм районның туган якны өйрәнү музеендагы материаллар белән танышу

Азнакай егете - Россия Герое.
Кереш өлеше. Сугыш…Сугыш- иң куркыныч һәм җимергеч иҗтимагый гөнаһ. Ул халкын, туган җирен саклап калу өчен үз гомерен корбан итүчеләрне тартып ала. Солдат сугышны сайлый алмый, әмма Ватан чакыра икән, туган ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәргә тиеш. Минем якташларым- Бөек Ватан сугышы елларында да, Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтларда да, гомумән, Россия тарихында үз бурычларын намус белән үтәп, зур батырлыклыклар үрнәге күрсәткән каһарманнар.(№1рәсем) Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен дүрт райондашыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, тыныч тормышта хезмәттәге зур уңышлар өчен сигез азнакайлы Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртә.
Минем Әфган сугышында ил алдындагы бурычларына ихластан ышанган якташ сугышчы- интернационалист батырлыгы турында сөйлисем килә. Безнең Азнакайдан 250дән артык ир-егет әфган сугышында катнашкан, аларның 50гә якыны орден- медальләр белән бүләкләнгән. 2009елда, сугыш бетеп 23 ел үткәч, Әфган халкының азатлыгы өчен 9елдан артык барган сугышта үзенең интернациональ бурычын үтәп исән калган 605мең совет солдатыннан (барлыгы620мең), күпме милләт вәкилләре арасыннан татар егете- якташыбыз Кызыл йолдыз ордены кавалеры, 1группа инвалид Ильяс Сафин-Дауди РФ Президенты Указы нигезендә Россия Федерациясе Герое
исеменә лаек булды.
Бөтенебез зәңгәр экраннан район, республика тарихында гына түгел, бөтен Россия тарихында булган зур вакыйганы - Кремльдә Дмитрий Медведевның якташыбыз күкрәгенә "Алтын Йолдыз” медале таккан минутны- зур дулкынлану һәм горурлык хисләре белән карадык.(№2рәсем)
Төп өлеш. Бөтен Россия тарихында булган зур вакыйгадан соң шатлыгын уртаклашырга Герой туган ягына- Азнакайга кайтты. Очрашу вакытында (№3рәсем) Ильяс абыйның мәктәп һәм балачак еллары хакында күбрәк белергә, әфган сугышының сәяси мәгънәсен төшенергә теләп, аңа бер-бер артлы сораулар бирдек. Утны-суны кичкән, тыныч тормышта да үзен һәрьяклап үрнәк итеп куя алган Ильяс Дильшат улы безнең сорауларның һәркайсына хәрбиләрчә кыскалык белән, әмма тирән эчтәлекле җаваплар бирде.
Ильяс абыйның классташлары, Азнакай 2нче урта мәктәбе(№4рәсем) укытучылары күңелләрендәге хатирәләрен яңарттылар. Аларның горурланып сөйләвеннән, мин булачак геройның мәктәптә тырыш, тәртипле укучы, аттестатында бер генә "4ле” булып, калганнары "5ле” булуы хакында белдем. Ул оештыру сәләте белән дә аерылып торган. Башта дружина советы председателе, югары классларда мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре дә булган. Музыка һәм спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Бокс буенча мастерлыкка кандидат булган. Район, республика ярышларында катнашкан, хәтта БөтенРоссия турнирында чемпион исемен яулаган. 1984нче елны үзен олы тормыш юлына әзерләгән мәктәпне тәмамлап, Мәскәүгә- Губкин исемендәге нефть һәм газ институтының икъдисат бүлегенә укырга керә. Мәктәпне яңа гына тәмамлап килсә дә, бокс буенча мастерлыкка кандидат һәм парашюттан берничә тапкырсикергән булуы белән тиз арада студентлар арасында авторитет яулап өлгерә ул. Якташы Илдус Фарукшинның Афганда хезмәт җитүен белгәч, иптәшенең армия хезмәте белән ныклап кызыксына башлый. Дустының сугышның атыш уены түгел, канкоеш үлем икәнен аңлатырга тырышуына, институтта әйбәт укуына, хәрби кафедраның булуына карамастан, ул беренче курсны тәмамлаганчы ук хәрби комиссариат бусагасын таптый башлый. Яшьтәшләре үлем сызыгында йөргәндә, тыныч кына укып йөри алмый, үзенең урынын алар арасында, дип уйлый ул. Ниһаять, теләгенә ирешә- 1985нче елның язында аны Әфганга озаталар. Взвод командиры булуы, сугышта яралануы, хәрби бәрелеш вакытында күрсәткән батырлыгы хакында да, Мәскәүдә хәрби хезмәт инвалидларын социаль яклау фонды оештыруы, бүген дә аның башкарма директоры булуы турында да ул безнең татар халкына хас тыйнаклык белән сөйләде. Геройның безнең белән эчкерсез аралашуы барыбызның да күңелендә тирән тәэсир калдырды. Ильяс абыйның гадилеге, тыйнакыгы безне сокландырды, минем якташым тормышы белән кызыксынуымны тагы да көчәйтте.
Якташыбызның үз гомерен куркыныч астына куеп тәҗрибәсез солдатларның гомерен саклап калуы турында мин тулырак аның турында язган язмалардан укып белдем.
"Западня” коды астында хәрби операциягә катнашу өчен аларга Әфганстан- Иран чигендәге Герат провинциясенә күчү бурычы йөкләнелә. Герат аэродромына төнгә каршы гына килеп төшәләр. Иртүк Кокари- Шаршари җирле пунктыннан ерак түгел десант төшерелә. Полкка тирә-юньгә танылган кыр командиры Туран Исмаил-Хан җитәкчелек иткән мөҗәхитләр бандасын юкка чыгару, коралларын кулга төшерү бурычы куела.
Рота командирлары солдатларга подразделенияләргә бүленеп түгәрәкләнеп, оборона тотарга боерык бирелә. Әмма шунда миналарга эләгеп, 3 солдатлары яралана. Өлкән сержант И.Сафин шәхси составындагыларга урыннарында калырга әмер бирә һәм дошманга каршы берөзлексез ут ачарга куша. Үзе, сугышчыларны аптырашта калдырып, соперлар капшавычы һәм медикаментлар алып, миналанган мәйданчыкка, ут эченә ташлана, өчесен дә үлемнән коткарып кала.
Ике тәүлеккә сузылган каты бәрелештә патроннар кими, су аз кала. 50 градус эсселектә сусаудан интеккән солдатларга вертолетлар биектән резина савытларда су һәм патроннар ташлыйлар. Ильяс Сафинга патроннарны сугыш мәйданына ташу өчен солдатлар җибәрергә кушыла. Әмма якташым, таудагы сукмакны яхшы беләм дип, үзен дә җибәрүен сорый. Күптән түгел генә хәрби хезмәткә алынган яшь солдатларны мина шартлавыннан саклап калу өчен шундый тәвәккәл адымга бара ул. Нәтиҗәдә, беренче төркемдә баручы Ильяс абый мина шартлау нәтиҗәсендә сул аягын ботыннан өздерә, уң аягы каты яралана, үзе кантузия ала. Авыр яралы якташым сусызлыктан хәлсезләнгән иптәшләренә артык йөк булачагын аңлый һәм үзенең сугышчан дустына эндәшеп, үзенә төбәп атарга куша. Әмма дусты бу адымга бармый, бары кич кырын гына, ут ачу кими төшкәч, яралыларны вертолетларга урнаштыра алалар. Алар арасында күп кан югалткан Ильяс абый да була. Совет сугышчылары мөҗәхидләр бандасын тар- мар итәләр, операция шулай тәмамлана. Шулай итеп кыю якташым взвод белән дөрес командалык итеп, хәрби бәрелеш вакытында зур батырлык күрсәтеп, үз ротасындагы тәҗрибәсез солдатларның гомерен саклап кала һәм батальонның хәрби бурычын үтәргә мөмкинлек тудыра. Ә үзе бот төбеннән сул аягын югалта.
Якташым, өлкән сержант- кыю разведчик- башта Әфганистан, аннары Ташкент һәм башка шәһәрләрдәге госпитальләрдә дәвалана һәм туры мәгънәдә аягына баса, укуын тәмамлый. Ул бүген күп нәрсәләргә ирешкән кеше.
Хәзергесе вакытта Ильяс абый Мәскәүдә яши. Аның менә дигән эше, зур гаиләсе бар. Ул 5 бала атасы. Якташымны- ике "Кызыл Йолдыз ордены ковалеры”н- авыр яралануында гариплек тә, күңел ярасы да сындыра алмаган. Ул тыныч тормышта да шундый ук көрәшче. Генерал – полковник Александр Скородумов үзенең истәлекләрендә аны бик хаклы "Татар Мересьевы” дип атый. Ильяс Сафин – Дауди (әлеге фамилияне 2002 елдан улы Дауддин хөрмәтенә йөртә башлый)- олы ихтирамга лаек шәхес. 1992 елда ул Россия Әфган ветераннары оешмасын төзү эшен башлый. 1993-95 елларда якташыбыз- Әфган ветераннары берлеге рәисенең беренче урынбасары, шулай ук Әфган инвалидлары фонды рәисенең беренче урынбасары. 1992-2005 елларда өч зур дәүләтара социаль-медицина программасын тормышка ашыруда катнаша. Инвалид ветераннарга үз хисабыннан протезлар куярга булыша, Әфганда һәлак булганнарның гаиләләренә матди ярдәм күрсәтә. 1996 елда Ильяс Сафин – Дауди инициативасы белән Мәскәүдә хәрби хезмәт инвалидларын социаль яклау фонды оештырыла һәм ул башыннан алып бүгенге көнгәчә аның башкарма директоры булып тора. "Башкала рестораннары” челтәрен җитәкли һәм меңләп кешене эш белән тәэмин итә. Ул якташларын, Азнакайдагы сугышчан дусларын сагынып, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм күрсәтеп, проблемаларын хәл итүдә актив катнаша.
Нәтиҗә. Шәһәребез үзәгендә сугыш һәм хезмәт батырлары истәлегенә зур бер комплекс- Геройлар Аллеясы булдырылды. Күптән түгел район тарихында янә бер истәлекле вакыйга- Геройлар Аллеясында якташыбыз, сугышчан интернаицоналист, Россия Герое Ильяс Даудига бюст куелды. Бюстны иҗат иткән Октябрьский шәһәре осталары эшенә сокланырлык: ул тормышта ничек, анда да эчкерсез караш, чигүле түбәтәй, күзләрендә ерактан ук "Мин Азнакай егете” дигән горур чаткылар балкый. Туган ягына еш кайтучы Герое тантанада үзе дә катнашты һәм шундый олы хөрмәт күрсәткән, аның исемен мәңгеләштергән якташларына чиксез рәхмәтен белдерде.
Мин тормышта бернинди авырлыклар да сындыра алмаган, хөкүмәтебезнең олы бүләгенә лаек булган якташым Ильяс Сафин-Дауди белән хаклы рәвештә горурланам. Аның мәктәп елларыннан алып бүгенге көнгәчә тормышы минем өчен, яшьтәшләрем өчен үрнәк. Сугышта да, тыныч тормышта да көрәшче булып калган якташыбыз, татар егете Ильяс Сафин Дауди, чыннан да, Россия Федерациясе Герое исеменә лаек, дигән нәтиҗә ясыйм.

Әдәбият.
1.Афганистан живет в моей душе...Рим Мустаев, Казань-2004г.
2.Афганское эхо. Рафис Измайлов, газета "Республика татарстан” 18февраль, 2010г.
3. Азнакай егете- Россия Герое. Н.Шайхетдинова, "Маяк” газетасы, 29 гыйнвар,2010ел.
4. Азнакай үзенең Героена бюст куйды. ”Маяк” газетасы, 16ноябрь, 2011ел
5. Ватан туган җирдән башлана. "Маяк” газетасы, 26февраль, 2010ел
6. Герой булып тумыйлар. Лиза Нур "Маяк”газетасы, 17февраль, 2010ел..



Кушымта



№1фоторәсем. Шәһәрдәге Геройлар аллеясы.

№2 фоторәсем. Кремльдә Дмитрий Медведевның якташыбыз күкрәгенә "Алтын Йолдыз” медале таккан мизгел



№3 фоторәсем. Герой укыган Азнакай шәһәренең 2нче мәктәбе



№4фоторәсем. Герой белән очрашудан соң (гыйнвар,2010ел)

№5фоторәсем. Герой белән очрашудан соң (май,2011ел)


№6фоторәсем. Бюст ачу тантанасында Герой үзе дә катнашты




Автор работы: Бахтиева Лилия Зуфаровна, ученица 9а класса, член краеведческого объединения «Обычаи и традиции родного края» 
Руководитель: Мухазиева Гульзира Хазиевна, руководитель школьного краеведческого музея, учительница татарского языка и литературы высшей квалификационной категории 
Категория: Разное | Добавил: Gulzira (18.04.2013) | Автор: Мухазиева Гульзира Хазиевна E
Просмотров: 735
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]