Главная » Статьи » Методическая копилка » Разное

Эзтабар бәйрәме
Эзтабар бәйрәме.
Максат: Укучыларның белемнәрен арттыру, дуслыкны ныгыту, сәнгатьле сөйләргә өйрәтү, эзтабарлар турында аңлату.

Пед.организатор: Без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыйналдык, бүген 2 класс укучыларын эзтабарлар сафына кабул итәчәкбез. Алар инде менә 1 атна дәвамында эзтабарлар турында күп нәрсәләр өйрәнделәр, эзтабар булырга әзерләнделәр.Әйдәгез аларны сәхнәгә чакырыйк әле. (Чыгып тезеләләр).Хәзер сүзне аларга бирәбез.

1. Бүген бездә зур тантана
Елмаю йөзебездэ,
Эзтабарлар – кыю халык
Булабыз һәммәбез дә

2. Нинди юлдан атласак та,
Нинди эшләр башкарсак та,
Һич белмибез куркуны без,
Без куәтле, без дәртле.
Яратабыз укуны без,
Яратабыз хезмәтне.

3. Карлар яуса, явабирсен,
Чалт аяз көн миңа буген.
Әнием, дим, беләсеңме,
Иң шатлыклы көнем буген,
Эзтабар булам мин буген.

4. Безнең класс, тату класс,
Юк !– дидек начарлыкка.
Өтәвенә һәркайсыбыз
Беркадәр начальник та
Сугышмыйбыз, елашмыйбыз.
Бик тәртипле йөрибез.
Бик яхшы билгеләр алып,
Укып яткан көнебез.



5."Белем иле” кайчак миңа
Никтер серле урман кебек;
Ә юллары кызыктырып,
Гел чакырып тора кебек.
Кайсы фәнне өйрәнсәм дә
Тормышка юл салган кебек
Әллә шуңа дөнья миңа
Гел яктырып барган кебек.

6. Без-тырышлар токымы,
Йөрәктә-зур көрәш очкыны.
Күп юллар бар безгә узасы,
Без илнең киләчәк хуҗасы.

7.Эзтабарлар булгач без
Бик тырышып укырбыз.
Ярышларда сынатмабыз
Гел беренче булырбыз.

8. Спортта да сынатмабыз
Яуларбыз без зур даннар.
Көрәшчеләр, пәхлеваннар
Безнең арада да бар.

( Белем иле патшасы керә)

Белем иле патшасы: Нәрсә спортта да сынатмыйбыз диеп мактанып ятасыз, менә хәзер мин сынап карыйм әле сезне. Я әйтеп карагыз, кемнәрне эзтабарлар дип атыйлар?

9. Кем укуда иң оста,
Китап –дәфтәре чиста-
Ул баламы, ул бала
Этабар дип атала.

10. Кем булыша зурларга,
Кем бик оста җырларга,
Ул баламы, ул бала
Эзтабар дип атала
11.Кем ялкаулыкны сөйми,
Кем туры, дөрес сөйли.
Ул баламы, ул бала
Эзтабар дип атала

12.Кем яратмый өчлене
Ычкындырмый бишлене.
Ул баламы, ул бала
Эзтабар дип атала.

13.Кем ярата кошларны,
Кемнең бик күп дуслары.
Улбаламы, ул бала
Эзтабар дип атала.

Белем патшасы: Күрәм, сез мин уйлаганнан күпкә яхшырак укучылар булып чыктыгыз бит әле. Сез хәзер эзтабар булгач, походларга йөрерсез, табигатьтә болай да күп буласыз инде сез. Әле минем белүемчә сез экология түгәрәгенә дә йөрисез. Я әйтеп карагыз әле, сез ул түгәрәктә нәрсәләр өйрәнәсез? (Санап чыгалар).Хәзер мин сынап карыйм әле сезне.
(Агачлар, кошлар күрсәтелә, балалар җавап бирә.)

Белмәмеш керә: Ай-яй белгечләр генә җыелган икән монда. Нәрсә, сезнең минем кебек белмәмеш буласыгыз килми мәллә. Менә бер нәрсә дә белмәгәч миңа шундый рәхәт.Укытучылар сораса да белмим дип тик торам.

Балалар: Юк безнең күп беләсебез килә.

Белмәмеш: Тәк, белгечләр, әйтеп карагыз әле, Эзтабар кагыйдәләре ничек?
(Эзтабар кагыйдәләре әйтелә.)

Белмәмеш: Кара тәки белделәр бит. Эсез ул кагыйдәләрне үтәргә әзерме соң?

Балалар: Әзер.

Белмәмеш: Эзтабарларның лозунгысын беләсезме? Я ничек

Балалар: Һәр көнне игелекле эш эшлә!

Белмәмеш: Ә менә сез игелекле эш эшлисезме соң? Әйдә һәрберегез миңа берәр игелекле эш әйтеп китегез әле.(Һәрберсе берәр игелекле эш әйтеп уза.)

Белем патшасы: Әйдә белмәмеш китик, боларның белмәгәннәре юк. Болар чын эзтабарлар булачак. Әйдәгез сез сөйләгез, без әнә анда артка барып утырыйк та, сезне шыпырт кына тыңлыйк.

Белмәмеш:Тукта, мин дә боларга бер игелекле эш эшлим әле. Минем аларга алып килгән күчтәнәчләрем бар. Минем сорауларыма да тырышып җавап бирделәр. Шуның өчен сыйлыйм әле мин аларны. (Күчтәнәч бирә) Нәрсә син белем патшасы булдым дигәч тә, буш кул белән килдең мәллә?

Белем патшасы: Юк ла инде. Онытып җибәргәнмен бит.Минем дә кечкенә генә бүләгем бар.( Бүләкләрен бирә)

14. Эзтабарлар, варислар белән
Һәрчак алда атларбыз.
Үз бәхетебезне үзебез
Шулай эзләп табарбыз.

15. Өлкәннәрдән өйрәнербез
Ничек иген урырга,
Ничек галәмгә менәргә,
Ничек батыр булырга?

16.Без бер эшсез, бер шөгыльсез,
Тормабыз бер сәгатьтә.
Уздырырбыз буш вакытны
Без үзешчән сәнгатьтә.

17.Эзтабарлар булгач без
Бик тырышып укырбыз.
Ярышларда сынатмабыз
Гел беренче булырбыз.

Пед.организатор: Укучылар сезне белем патшасы да, Белмәмеш тә бик сынадылар, алар сезне эзтабар булырга лаеклы дип таптылар, ә сез үзегез эзтабар булырга телисезме, чын эзтабар булырга вәгъдә бирәсезме соң?

Вәгъдә: Мин (Исем, фамилия) үрнәк эзтабар булырга, эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Пед.организатор: Менә без сезгә эзтабар билгеләре тагабыз, Әйдә Белмәмеш, Белем патшасы, килегез әле бирегә, булышыгыз әле миңа билгеләрне тагарга.

Котлаулар.



Автор: Рахматуллина Резеда Фаритовна, педагог-организатор, МБОУ "Янгуловская СОШ" Балтасинский р-н РТ
Категория: Разное | Добавил: Фаритовна (15.04.2013) | Автор: Рахматуллина Резеда Фаритовна E
Просмотров: 926
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]