Главная » Статьи » Методическая копилка » Разное

Выступление на педсовете на тему: "Дәрестә тәрбия потенциалын күтәрү - укыту-тәрбия процессын оештыруның мөһим шарты"
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе 
тәрбиягә бәйле. Бала мәктәпкә йөри, белем һәм тәрбия ала. Бу вакыт аның гомерен-
дә иң катлаулы, иң күңелле чор. Мәктәпне тәмамлагач, баланың кем булуы, кешеләр
арасында ничек яшәве мәктәп елларының ничек узуына бәйле.
Белем алу – авыр хезмәт. Ул зур тырышлык, түземлек һәм киеренке эш таләп итә.
Шуңа күрә балада ихтыяр көче тәрбияләү бик мөһим. Андый тәрбия үз алдыңа мак-
сат куярга һәм аңа ирешергә бөтен көчне, сәләтне, игътибарны тупларга өйрәнүдән
башлана.
Барлык әсәрләрдә дә рәхимлелек, гаделлек, яхшылык,матурлык бар. "Яхәылыкка
яхшылык белән җавап бирерләр”, "начарлык эшләсәң, җәзасын алырсың” , "кеше-
ләрне хөрмәт итсәң, үзеңне дә хөрмәт итәрләр” кебек тәрбияви моментларга зур
урын бирелә.Бу исә эзлекле фикер йөртергә өйрәтә, укучының сөйләм телен үсте-
рә.Уку дәресләрендә класстан тыш уку дәресләре үткәрелә. Укучы бирелгән тема
буенча әзерләнә, укый, рәсемнәр ясый. Шулай итеп тырышлык тәрбияләүдә әдәби-
ятның да әһәмияте зур. Класстан тыш уку баланың гомуми культурасын үстереп ке-
нә калмый, ә аның танып белү активлыгын стимуллаштыра, шәхси мәнфәгатьләрен
канәгатьләндерә, кызыксынуын арттыра.
Укучы үзен кызыксындыра торган һәм уен кебек мавыктыргыч эшләрне генә их-
лас күңел белән башкара. Шулай булмаганда, ул бик арый, игътибарын туплый ал-
мыйча, як-ягына карана яисә бөтенләй башка нәрсә белән шөгыльләнергә керешә.
Шуңа күрә дәрес планын кызыклы һәм тәрбияви яктан уйлап төзергә кирәк.Тәрбия-
ви моментны аерым түгел, ә дәреснең һәрбер этабында бергә бәйләп алып барыла.
Алар бер-берсен тулыландырып торалар һәм шәхес формалаштыруда, тәрбияләү-
дә, үстерүдә зур роль уйныйлар. Дәрестә әкиятләр,төрле темадагы хикәяләр укыган-
да укучы персонажлар урынына үзен куеп карый, уңай һәм тискәре сыйфатларны
анализлый. Дәрестә план төзиләр, аның буенча сөйлиләр һәм рольләргә бүлеп укый-
лар.
Шул рольгә үзләрен куеп карыйлар һәм үзләрендә кайсы сыйфатларны
булдырырга, кайсыларын бетерергә уйланалар.
Укытучы "шулай булырга кирәк,болай ярамый” дип түгел, ә укучы үзе аңлап үзендә
уңай сыйфатлар тәрбияли белергә тиеш.
Татар теле дәресләрендә һәрбер теманы үткәндә темага бәйләп табышмаклар, мәкаль-
ләр, төрле шигырьләр укыла, җаваплар табыла. Бу да тәрбияви чара булып тора,
чөнки халык авыз иҗаты балада уңай хисләр тәрбияли, кызыксыну уята.
Укытучының сәләте дәресне үткәрүдә генә түгел,ә аны ничек итеп оештырудан да
тора. Үзенең предметын чын күңелдән яратып,тәрбия потенциалын күтәрү өстендә
эшләргә тиеш.
Бары тик төпле белемле, әхлаклы укытучы гына шәхес тәрбияли ала. Укытучының
шәхси сыйфатлары һәм һөнәри осталыгы яшь буынны тәрбияләүгә зур йогынты
ясый. Укучыларда үзенә карата хөрмәт, ышаныч һәм ярату хисләре тәрбияли алса
гына, укытучы иң абруйлы, дәрәҗәле шәхес була ала.
Укытучының үз-үзен тотышы, тәртибе аралашуы дәрес атмосферасына, укучылар-
ның укуына тәэсир итә. Чыннан да укытучы матур итеп, күңелгә үтеп керерлек итеп
сөйли белгәндә генә дәрес җанлы рәвештә бара. Һәр дәрестә укучыга үзенең иҗади
потенциалын, үзаңын,үзтәрбиясен үстерергә мөмкинлек бирергә кирәк. Дәреснең
нәтиҗәлеге аңа ничек әзерләнүгә, дәреснең планына, укыту методларының ничек
сайлап алынуына бәйле.Укыту методларын дөрес сайлап алу һәм оста чиратлаш-
тыру, тәрбия методларыннан уңышлы файдалану,йомшак өлгерүчеләргә теләсә
кайсы моментта ярдәм итәргә әзер булу,аларда үз көчләренә ышаныч тудыру,эш-
кә дәрт уяту – болар барысы да дәреснең яхшы сыйфатлы булуы өчен мәһим шарт
булып тора.
"Мөмкинлекләре һәм сәламәтлекләре чикләнгән укучыларны киләчәк тормышка
әзерләү” не истә тотып дәрес планын төзергә,укучылар белән эшләгәндә моны
онытып бетермәскә тиешбез.Укучыларның кайберләре аз аралашучан, класстагы
иптәшләре белән дә уртак тел таба алмыйлар. Андыйларга алдагы тормышта ке-
шеләр белән аралашырга бик авыр була. Шуңа күрә дәрестә генә түгел, ә класс
сәгатьләрендә дә бу эшне дәвам итәргә кирәк. Мәсәлән: "Үз-үзеңне дөрес тота белү”,
"Кешеләр белән аралаша беләсеңме?”,”Мин кунакта” кебек темаларга сөйләшкәндә
укучыларда кешелеклелек,миһербанлылык, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләнә.
Дәрес планын төзегәндә мөһим тәрбияви моментларны билгеләү, укучыларда
ата-аналарга, иптәшләренә карата миһербанлылык, яхшы мөнәсәбәт, милләтара
дуслык,хөрмәт, ярдәмчеллек хисләрен тәрбияләү,иҗади фикер йөртү сәләтен үс-
терүне максат итеп куям. Ярдәмгә карточкалар, аңлатмалы сүзлекләр, мәкальләр,
табышмаклар алына.
Укытучы укучыда шәхес күрә белергә, аңа индивидуаль якын килә белергә тиеш.
Көчле укучылар дәрес материалын бик тиз үзләштерә һәм уңай җавап бирә.Алар
мактала, үрнәк итеп куела. Ләкин класста көчлеләр генә түгел, ә көчсез укучылар
да була. Аларга җиңелрәк биремнәр биреп ирешелгән уңышларын күреп мактарга
була. Шуңа күрә дәресләрдә укучыларның мөмкинлекләреннән чыгып аларны
группаларга бүләбез һәм төрле авырлыктагы биремнәр бирәбез. Кирәк булганда
көчлерәк укучылар 2,3 группага ярдәм итә. Бу вакытта бер-берсенә карата
игътибарлылык, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләнә.
Тәрбия эшендә җибәргән ялгышларын мәктәптән эзләргә тырышучы ата-аналар да
очрый. "Безнең бурыч – баланы ашатып – эчертү, киендерү, ә аны тәрбияләү – мәк-
тәп эше”,-диләр андыйлар.
Чынбарлыкта исә баланың холкы, үз-үзен тотышы, әхлакый сыйфатлары иң элек
гаиләдә формалаша. Мәктәп белән гаиләнең бәйләнеше ныгый барган саен, балаларыбыз
тәрбиялерәк, уңышларыбыз да зуррак булыр.
Йомгак ясап шуны әйтергә була, укытучы үзенең предметын чын күңелдән яра-
тып, тәрбия потенциалын күтәрү өстендә эшләгәндә генә аның дәресләре кызыклы һәм
үтемле,балалар да тәрбияле булыр.



Автор: Шарифуллина Г.Г., воспитатель ГПД ГБСКОУ "Азнакаевская специальная (корекционная) общеобразовательная школа VIIIвида 
Категория: Разное | Добавил: gyazil (14.03.2013) | Автор: Шарифуллина Гюзель E
Просмотров: 762
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]