Главная » Статьи » Методическая копилка » Начальные классы

Рәхмәт сиңа,әлифба!
Рәхмәт сиңа, Әлифбам!
Максат: Укучыларның танып- белү активлыгын үстерү; фәннәргә кызыксыну уяту,игътибарлылык,тапкырлык,оешканлык,бердәмлек тәрбияләү,шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү.
Зал бәйрәмчә бизәлә.Түр як стенага " Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” дип язылган плакат эленә. Алда урман күренеше. Укучылар музыка астында залга үтеп,ярымтүгәрәк булып басалар.
Кичәнең барышы
Укытучы. Кадерле,укучыларым! Сезне мәктәп дгән белем йортындагы беренче җиңүегез- әлифбаны өйрәнүне тәмамлавыгыз белән котлыйм. Хәрефләр белән танышу,сүзләр төзү җиңел булмады. Әмма сез тырышып белем алдыгыз: укырга,язарга өйрәндегез. Әлифба үзара дус,әдәпле булырга,укучылар өчен кагыйдәләрне үтәргә өйрәтте.
Хөрмәтле әти-әниләр,укытучылар,укучылар,кунаклар! Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме.
Әле 1 сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын атлап кергән шушы сабыйлар бүген үзләренең беренче зур җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Әлифба китабы һәркем өчен кадерле китап,изге китап. Аның ярдәмендә сез хәрефләр танырга,алардан иҗекләр,сүзләр төзергә өйрәндегез.Тырыштыгыз. "Тырышкан табар,ташка кадак кагар”диләр бит,безнең татар халкында. Булдырдыгыз!
Бүген безнең класстагы һәрбер бала укый-яза белә. Бүгенге бәйрәм ул балалар өчен генә түгел,әти-әниләр өчен дә зур бәйрәм.
Хөрмәтле әти-әниләр,әбиләр!Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапныкулыгызга алдыгыз. Ул сезне бик еракта калган балачагыгызга чакырды.Балаларыгыз белән бергә сөендегез,көендегез,бергә тырыштыгыз. Аларның укырга-язарга өйрәнүләре-сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше. Рәхмәт сезгә! Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.
Җыр : " Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
Укучы: Без бит әле быел гына
Мәктәпкә диеп килдек.
Ә аңарчы көн буена
Бакчага йөргән идек.
Укучы: Бик күп нәрсә белдем мин
Туган илем турында.
Мин бит инде зур үстем
Әлифбам бар кулымда.
Укучы: Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр тезеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек.
Мәктәптән без туймадык.
Укучы: Язарга да өйрәндек без
Каләм тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек ап-ак
Тигез, туры юлларга.
Укучы: Аннары мисал,мәсьәлә
Чишү юлын эзләдек.
Дәфтәрләрне,көндәлекне
Бишле белән бизәдек.
Укучы: Дус,тату,матур яшәүнең
Серләренә төшендек.
Бик тырышып укыганга,
Уңышларга ирештек.
Укучы: Күтәренке күңелле,
Бар да көләч,шат бүген!
Күктә кояш елмая,
Яшерә алмый шатлыгын!
Укытучы: Кадерле,укучыларым!
Бүген без сезнең белән
Сәяхәткә барырбыз.
Үзегезнең осталыкны
Бераз сынап алырсыз.
Зур ярдәм итәр сезгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән гыйлем.
Бүген бездә зур бәйрәм. Шуңа күрә бәйрәм итәргә табигать кочагына барырбыз. Әйдә җырлап барабыз.
Җыр: "Кояшлы ил”
Укытучы: Менә без урманга килеп тә җиттек. Әйдәгез әле,урман эченә кереп киткәнче исебезгә төшерик. Без урманда үзебезне ничек тотарга тиеш? ( Укучыларның җаваплары). Булдырдыгыз, балалар,хәзер юлыбызны дәвам итик.
Каршыга бүре очрый.
Бүре: Тукта,тукта,ашыкма!
Җиңел генә үтмә син!
Тапкырлыкта,зирәклектә
Сынашырга онытма!
Минем сорауларга җавап бирсәгез,урманга керерсез. Сез әзерме?
Укучылар: Без әзер!
Бүре: 1. Әлифба китабыннан икенче итеп кайсы хәрефне өйрәндегез? ( Ә хәрефе ).
2. Әлифба китабыннан иң беренче нинди шигырь ятладыгыз? ( "Әлифба”шигыре)
Әлифба.
- Әлифба,әлифба,
Беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә
Зур бәйрәм шикелле.
Иң якын дустыбыз
Булдың син гел безнең.
Һәр хәреф елмаеп
Әйтте үз исемен.
Әлифба,әлифба,
Китәсен бит инде,
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
3. Иң соңыннан нинди хәреф өйрәндегез? (ъ билгесе )
4. Татар алфавитында ничщ хщреф? ( 39 хәреф )
5. Әлифба китабыннан 2 шәр җөмлә укып күрсәтегез? ( Укып күрсәтү )
Укытучы: Балалар,алга таба киттек.Юлда мин сезгә бер шигырь сөйлим.
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле яхшы тел.
Кызыл калфак керә. Ул балалар белән русча сөйләшә.
Кызыл калфак: Здравствуйте, дети.
Укучылар: Здравствуйте,Красная шапочка.
Кызыл калфак: Откуда вы меня знаете?
Укучылар: Мы про тебя сказку читали.
Кызыл калфак: А знаете,куда я иду?
Укучылар: Красная шапочка
Песенку поет.
Красная шапочка
К бабушке идет.
Кызыл калфак: Да,ребята,я иду к бабушке. Вот для неё хотела собирать ягоды,грибы. Они не простые,с заданиями. Поэтому я не могу их положить в корзину. Ребята,помогите мне,пожалуйста. ( Балалар гөмбә,җиләкләрне алалар. Аларның артына биремнәр язылган).
1. Назовите названия дней недели на русском языке.
2. Расскажите одну физкультминутку.
3. Сосчитайте от 1 до 10 на русском языке.
4. Спойте одну вашу любимую песню.
Кызыл калфак: Спасибо,ребята! До свидания! Я побежала к бабушке.
Укучылар: До свидания!
Укытучы: Әйдәгез, балалар,алга таба киттек. ( Күл. Бабай балык тотып утыра.)
Балалар,нинди матур күренеш. Бу күренеш нинди әкиятне хәтерләтә? ( Җаваплары тыңлана).
Балалар,бабайга якынрак килик,аңа да берәр ярдәм кирәк түгелме икән?
Укучылар: Исәнме бабай.
Бабай: Исәнмесез,балалар. Мин күлгә балык тотарга килгән идем. Мондагы балыклар тылсымлы икән. Аларның артларына мисаллар язылган. Мин картайдым,күзләрем начар күрә. Шуңа күрә,анда язылганнарны укый алмыйм. Сез миңа булышмассызмы икән?
Укучылар: Бик рәхәтләнеп булышырбыз, бабай. ( Укучылар балыкларны алып,мисалларны чишеп,бабайның чиләгенә салалар. Алтын балыкны укытучы ала. Анда " Зинһар,мине җибәрегез,мине җибәрсәгез мин сезгә класска кайтуыгызга " Туган тел” китаплары бүләк итәр идем” диеп язылган.)
Бабай: Рәхмәт сезгә, балалар. Сез миңа никадәр балык тотып бирдегез.
Укучылар: Сау бул, бабакай.
Әлифба ( керә). Исәнмесез,минем дусларым һәм хөрмәтле кунаклар!
Укучылар: Исәнме,әлифба.
Әлифба: Минем шатлыгым бик зур. Бүген зур бәйрәм.
Укучы: Өйрәттең син безне
Ватанны сөяргә,
Рөхсәт ит,зур рәхмәт,
Мең рәхмәт дияргә.
Укучылар: ( бергә )
Рәхмәт,сиңа Әлифбам.
Хәзер мин укый беләм.
Әлифба: Нәни дусларым,
Рәхмәт сезгә дә.
Әлифбаны нык
Үзләштергәнгә.
Белем сараен
Керергә ачып
Сезнең кулларда
Хәзер бар ачкыч.
Нәни дусларым,
Шуны белегез:
Фәкать әлифба
Белемгә нигез.
Укучы: Әлифба,әлифба,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
Җыр: " Әлифба "
Укытучы. Укучылар,әйдәгез матур итеп әлифбаны озатыйк.
Әлифба: Кадерле,балалар,
Мин китәм, хушыгыз!
Акыллы булыгыз,
Гел бишкә укыгыз.
Укучылар: Рәхмәт сиңа,Хуш, сау бул, Әлифба.
Укытучы: Укучылар, арыдыгыз. Сәфәребез озын һәм кызыклы булды. Ә хәзер мәктәпкә әйләнеп кайтыйк. ( Җырлап мәктәпкә кайту).
Җыр: " Китап ".
Туган тел: Исәнмесез, нәни дусларым! Таныш булыйк,мин – Туган тел.
Укучылар: Исәнме,Туган тел!
Туган тел: Көттем мин бергәләп
Укыр көн җиткәнен.
Мин әле өр- яңа
Бер тапсыз битләрем.
Килдем мин никадәр
Җыр,шигырь, хикәя,
Мәкальләр күтәреп.
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
Тап кына җавабын
Табышмак ничаклы.
Тик менә үтенеч
Таплама китапны.
Нәни дусларым! Мин бик бай. Мине укып чыгу өчен зур тырышлык кирәк. Ә сез тырышмы? Хәзер сезне сынау өчен мин бер сүз укытам.
Бу сүз шундый төгәллекне
Һәм тәртипне ярата.
Русча әйтсәң 33,
Ә татарчага килсәң
Аның күзләре арта
Һәм 39 була.
Бу нинди сүз була инде балалар?
Укучылар: Алфавит - сүзе.
Туган тел: Укучылар,сез шундый тапкырлар,зирәкләр икәнсез. Сезгә зәңгәр күлдәге алтын балык вәгъдә иткән бүләкләр миңа килеп җитте. Ә мин аны сезгә тапшырам. ( Укучыларга " туган тел” китапларын тапшыра).
Сез Тукай абыйны
Беләсез һәммәгез.
Ул язган бер җырны
Җырлыйбыз әйдәгез.
Җыр " Туган тел ".
( Укучыларны котлау өчен сүз әти-әниләргә бирелә). Кичәне чәй табыны артында дәвам итәргә мөмкин.





Автор: Габдрахманова Эльмира Мазитовна,учитель начальных классов,МБОУ "Большенуркеевская СОШ",Республика Татарстан,Сармановский район,село Большое Нуркеево.
Категория: Начальные классы | Добавил: (26.04.2013) | Автор: Габдрахманова Эльмира Мазитовна E
Просмотров: 840
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]