Главная » Статьи » Методическая копилка » Начальные классы |
Интегрированный урок по чтению и окружающему миру по теме "12 апреля - День Космонавтики".
Әдәби уку һәм әйләнә-тирә дөнья белән танышу фәне буенча берләштерелгән дәрес эшкәртмәсе (3 нче класс) Дәреснең темасы: 12 апрель –Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне. Максат: Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу; Гагарин отрядындагы хәрби очучылар-татар егетләре турында мәгълүматләр бирү; Ю.А.Гагаринның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфатлар формалаштыру,милләттәш-ләребез өчен горурлык хисе тәрбияләү. Җиһазлау: Ю. Гагарин портреты һәм аның тормышын чагылдыручы фотолар, космонавтика һәм космонавтларга багышланган китаплар күргәзмәсе,укучылар язган иншалар,табышмаклар,компьютерда тест биремнәре. Дәрес барышы. I. Оештыру.Дежур укучы җавабы. II.Үзләштерелгән белем күнекмәләрен актуальләштерү. Язгы табигать турында шигырьләр сөйләтү.Иң оста,сәнгатьле сөйләүчене билгеләү. III. Яңа тема өстендә эш. 1.Кереш сүз .Моннан төп-төгәл 52 ел элек,1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче тапкыр очучы-космонавт Ю.А.Гагарин”Восток”кораблендә җир тирәли очыш ясады.Ул 108 минут эчендә җир шарын әйләнеп чыгып,исән-сау әйләнеп кайтты.Шул көннән башлап, 12 апрель-Космонавтика көне дип игълан ителде. 2.Укытучы: Кешеләр элек-электән очу,күккә менү турында хыялланганнар.Серле күк йөзе аларны һәрвакыт үзенә тартып торган.”Дедал и Икар”дигән мифта әтиле-уллы ничек очмакчы булганнар?(Алдан әзерләнгән укучы кыскача эчтәлеген сөйли) Хәзер бу рәсемнәрне карагыз әле.(Һава шары,дельтоплан рәсемнәре күрсәтү). 3. Ю.А.Гагаринның тормыш юлы белән танышу. Ул Смоленск өлкәсенең Клушино дигән авылында 1934 елның 9 мартында туган.Әти-әнисе гади колхозчылар,чын хезмәт кешеләре булганнар.Шуның өстенә әнисе бик күп укырга яраткан,әтисе бөтен эшкә дә оста,алтын куллы кеше булган.Тату гаилә дә 4 бала – 3 малай,1 кыз үскән.Сугыш башланганда аңа 7 яшь булган.Аларның авылы фашистлар чолганышында калган.Тормышлар бик авырайгач,алар гаиләләре белән Гжатск шәһәренә күчеп киткәннәр.Бу тирәдә сугышлар тынгач,Юра укырга кергән.Китап-дәфтәрләр җитмәгәнлектән иске газета читләренә язганнар.Кияргә юньле киеме дә булмаган.Аягына кияргә бердәнбер ботинкасы була.Аны саклау йөзеннән иртә яздан көзге суыкларга кадәр яланаяк йөри.Шуңа карамастан яхшы укый,бик кызыксынучан малай була. 6 классны бетергәч,Мәскәү өлкәсендәге Люберцы шәһәрендә һөнәр училищесында укый.Аны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый һәм эшче-яшьләр мәктәбенә укырга керә.Шуны төгәлләгәч, Юрийны 2 иптәше белән Саратов индустриаль техникумына укырга җибәрәләр.Анда укыганда бик күп түгәрәкләргә йөри,спорт белән шөгыльләнә.Шул елларда авиация белән кызыксынып,очучы булырга хыяллана. Р.Фәйзуллинның "Хыял” шигырен уку. "Үскәч, мин кем булырмын?”дигән темага инша тыңлау. Физкультминут.Табышмаклар чишү. Берсе көнне ярата, Көне буе йоклыйлар да, Бу кош оя ясамый Берсе төнне ярата. Төн җиткәч уяналар. Яз да, җәй дә сайрамый Икесе дә дөньяга Лампочка күк кабыналар, Һава буйлап йөк ташый Якты нурлар тарата. Җем-җем итеп яналар. Үзе керосин ашый. (Кояш, Ай) (Йолдызлар) (Самолёт) Ут булып күккә атыла, Ачык зәңгәр ашъяулык Бер болыт юк һавада, Кош кебек җиргә омтыла. Бар дөньяны каплаган. Ә һавада кулчатыр. (Ракета) (Күк йөзе) Кулчатырга тотынып Очып бара бер батыр. (Парашют) 1954 елда Ю.А.Гагарин Саратовтагы аэроклубка укырга килә.Монда очучылар әзерлиләр. Ул ЯК-18 самолёты белән беренче тапкыр очып карый.Өч елдан соң аны Төньяк флотка очучы-сынаучы итеп җибәрәләр. Нәкъ шушы елларда космос белән кызыксынучы галимнәр,академиклар бик күп ачышлар ясыйлар.Алар җирнең ясалма иярченен,соңрак космик ракета ясыйлар.Җирнең ясалма иярчене Җир тирәли 1400 тапкыр әйләнеп чыга,60 млн.км юл үтә. Кешегә кадәр космоска нәрсәләрне очыртып карыйлар?(Укучыларның җавапларын тыңлау). 1959 елда авиациядә яңа техника сынар өчен очучылар отряды туплауларын ишетеп Ю.А.Гагарин шунда гариза яза.Аны кабул итәләр.Ул үзенең гаиләсен-хатынын һәм ике кечкенә кызын алып китә.Аларны Мәскәү өлкәсендәге Йолдызлы (Звёздный) шәһәрчегенә урнаштыралар.Булачак космонавтлар монда яшиләр һәм махсус әзерлек үтәләр. (Төрле физик күнегүләр, парашютлардан сикерүләр,Галәмдә очрарга мөмкин булган барлык авырлыкларны сынап карау һ.б.) Башта бу отрядта бик күп хәрби очучы була-3000.Бераздан,бөтен яктан тикшереп,сайлый-сайлый 20 кешене калдыралар.Соңрак бу отрядны Гагарин отряды дип йөртәләр.Исемнәре бөтен дөньяга танылачак Герман Титов,Андриян Николаев,Павел Попович та шушы отрядта була. Бу отрядта космонавтлыкка кандидат булып теркәлгән татар егетләре дә була: 1.Истребитель-очучы Марс Закир улы Рәфыйков. 2.Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы егете Марс Нургали улы Фәтхуллин. (Алар турында кыскача мәгълүмат бирү) 3. Дәреслек белән эш."Гагарин токымыннан " мәкаләсен уку. Сораулар буенча эш. IV.Үткәннәрне ныгыту. Тест биремнәрен үтәү. 1.Беренче космонавтның исеме а) Юрий Николаевич в) Алексей Юрьевич б )Николай Юрьевич г) Юрий Алексеевич 2.Космоска очканда аңа ничә яшь булган? а) 24 в) 34 б) 27 г) 30 3.Космонавтлар әзерли торган шәһәрчек ничек дип атала ? а) "Галәм” в) "Йолдызлы” б) "Ай” г) "Кояш” 4 .Галәмгә беренче булып кайсы эт очкан? а) Укчы в) Белка б) Чернушка г) Лайка 5.Монда кайсы сүз артык? а) самолёт в) ракета б) велосипед г) вертолёт 6. Космонавтта бу сыйфатларның кайсысы булмаска тиеш? а) түземлелек в) максатка ирешүчәнлек б )тирән белемле булу г) игътибарсызлык V. Дәресне йомгаклау. Өй эше. Л. Ихсанованың "Космонавтлар урамы” әсәрен укырга , Автор: Габдрахманова Лидия Равиловна, учительница начальных классов МБОУ "Большенуркеевская СОШ" Сармановского района РТ | |
Категория: Начальные классы | Добавил: (20.04.2013) | | |
Просмотров: 690 |
Всего комментариев: 0 | |