Главная » Статьи » Методическая копилка » Начальные классы

КВН
Белдерү: Бүген була КВН-
Гаҗәп күңелле уен,
Укучылар көч сынаша
Менә булыр тамаша

Командалар : "БОЛГАР кызлары " һәм " ИДЕЛ егетләре”

Командаларга өй эше.

1. Эмблема ясарга
2. Бергәләп җырлау өчен җыр әзерләргә.
3. 3 концерт номеры (бию, шигырь, җыр )
4. Зур плакатка каршы як команда өчен ребус әзерләргә.

Кичә барышы

Залда "Туган тел” җыры яңгырый. Алып баручы кичәне ачып җибәрә. Командалар чыгып тезелә.
Сәламләшү

"Идел егетләре”: Бер-ике!
Кем белә?
3-4
Кем килә?
Нык басып, тигез басып,
Безнең " Иделләр” килә.
5-6
Идел егете кемне сөя?
Ул туган илен сөя,
Ул туган телен сөя.
7-8
Идел егете ник җилкенә?
Менә бүген КВНда
Аның җиңәсе килә,
Безнең җиңәсе килә!
Безнең дуслар кемнәр алар?
Алар Болгар кызлары.
Болгар кызларына Идел егетләреннән
Ялкынлы кайнар сәлам!
Сәлам! Сәлам! Сәлам!

"Болгар кызлары” Йөзләреннән кояш бөркеп,
Елмаеп көлә-көлә
Матур атлап, тигез басып,
Болгар кызлары килә.
Болгар кызы Туган илен,
Туган телен ярата.
Күңелендә яшерен генә
Җиңү теләге ята.
Болгар кызлары сәлам юллый
Идел егетләренә
Ярыш ахырында билге
Куяр кемлекләренә.
Болгар кызларыннан Идел егетләренә
Ялкынлы кайнар
Сәлам! Сәлам! Сәлам!

"Идел егетләре” командасы җыры ( марш көенә)
Җырлап чыгабыз сезнең каршыга
Канат бар кебек иңнәрдә.
Күңел ашкына, йөрәк җилкенә,
Максат бер генә – җиңәргә.
Билләр буылган,
Юллар сузылган
Максат бер генә -
Җиңәргә
Ерак-ерак юллар үтмәсәк тә
Очар коштай килдек талпынып,
Көйдермәсә ярар иде
КВНның кайнар ялкыны
Кайнар йөрәктән
Сәлам дусларга,
Сәлам Иделдән
Болгарга!

"Болгар кызлары " җыры:
Таң ата да , кояш чыга
Болгарны сәламли көн
Саумы, Болгар, Биләр иле,
Әссәламәгаләйкем.
Тел ачкычы иман биргән
Сөекле татар телем.
Үз телемдә сәлам юллыйм
Әссәламәгаләйкем.
Әй , Болгарым, таныш булсын
Дөньяга синең исемең
Горурланып сәлам юллыйм
Әссәламәгаләйкем.
Ачыйк Болгар капкаларын
Бәхетле булсын һәркем
Әй кардәшләр, милләттәшләр
Әссәламәгаләйкем.

Алып баручы: Идел белән гүзәл Кама
Кушылып аккан шикелле,
"Идел” б-н " Болгар” монда
Көч сынашырга килде.

Командаларга сораулар
Тарихи темага
1.Татарстан кайчан мөстәкыйльлек алды?
2.Татарстан Конституциясе кайчан гамәлгә керде?
3.Танылган татар язучыларыннан кемнәрне беләсез? Аларның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
4. Райондаш язучыларыбыздан кемнәрне беләсез? Аларның нинди әсәрләрен укыганыгыз бар?
Телне белүгә багышланган сораулар
1. Кабактан кадак ясап буламы?
2. Нинди сүздә 50 "җ”?
3. Саннар нинди сузыкларга бетә?
4. Нинди сузыкларга беткән боерык фигыльләр булмый?
5. Адым саен бер исем атарга. Кайсы команда күбрәк исем белә?
"Идел”- Р хәрефенә башланган кызлар исеме
"Болгар” М хәрефенә башланган малайлар исеме
6. Парлы тартыклар белән түбәндәге төшенчәләрне белдергән сүзләр язарга
а) халык -
билет сату, акча алу урыны -
һава юлы, труба, элемтә юнәлеше –
юлсыз җирдән массовый узышу –
б) юыну савыты –
спорт уены –
авырлык үлчәү берәмлеге –
тау тишеп чыккан юл –
7. Бер хәрефне дә төшереп калдырмыйча ике сүздән өченче сүзне ясарга.
а) калак + чар (акчарлак)
яка + бал (ябалак)
муза + яры (умырзая)
гата + кар (рагатка)
б) ык + тычкан (кычыткан)
ас + тал (атлас)
кап + ит (китап)
шәл + ми (миләш)
( Бу биремне башкарганда тамашачылар белән ребус чишү)
8. Чиратлашып тел турында мәкальләр әйтергә. Бер мәкаль ике кат кабатланмый. Туктап калган команда җиңелә.
9. Һәр командадан бер кеше туган як турында инша яза, шул вакытта капитаннар ярышы.
- үзе яраткан бер шигырьне яттан сөйләргә
- Татарстандагы елгаларны санарга.
- Татарстандагы зур шәһәрләрне санарга
10. Командалар ребус чишә ( үзләре әзерләгән)
11. Сүз төзү уены. Ялыктыргыч.
12. Концерт номерлары
13. жюри җиңүче команданы билгели (тамашачылар белән башваткыч чишү)

Башваткыч

1. Татарстанда үсә торган исле, баллы берьеллык үсемлек
2. Татар шагыйре
3. Татарстандагы елга
4. "Иделдә бурлаклар” картинасының авторы
5. Татар халык көе
6. ТР шәһәр
7. Чистайда туып үскән бөек рус химигы
8. Тынлы музыка коралы
9. Күренекле татар композиторы, "Совет Армиясе” маршы
10. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы
11. Тай
12. Композитор Җ. Фәйзинең музыкаль комедиясе
13. Казандагы югары уку йорты
14. Татар халык ашы



Автор: Исмагилова Аминя Масгутовна учительница начальных классов МБОУ "Большенуркеевская СОШ" Сармановского района РТ
Категория: Начальные классы | Добавил: мишарка (18.04.2013) | Автор: Исмагилова Аминя Масгутовна E
Просмотров: 658
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]