Главная » Статьи » Методическая копилка » Начальные классы

Диспут в 4 классе на тему "Дуслык белән көчле без"
МАКСАТ: Укучыларны дуслык төшенчәсе белән таныштыру. "Чын дуслык нинди була?” дигән сорауга җавап эзләү. Балаларны үзара дус булырга чакыру.

МАТЕРИАЛ: дуслык турында мәкальләр, тест сораулары

Барышы
Кереш өлеш . Укытучы сүзе.
- Чын дус кем ул?
Ул:
- Сез нәрсә сорыйсыз, шуны эшләүче
- Ышанычлы, таянырдай кеше
- Сезгә аның белән ошый
- Серләрне ышанып тапшырырдай
- Сезнең уйларыгыз һәм сүзләрегез белән килешүче
- Сез үзегезне начар тотсагыз, аны үзегезгә әйтүче
- Сезгә аның белән күңелле
- Сезне үзенең гаилә члены итеп караучы
- Сезне яклап чыгучы
- Башкаларга да ошый торган кеше

ДУСЛЫК – УЛ КЫЙММӘТЛЕ ТАШ, АЛМАЗ КЕБЕК КАДЕРЛЕ. КЫЙММӘТЛЕ ТАШНЫ САКЛАГАН КЕБЕК ДУСЛАРНЫ ДА КҮЗ КАРАСЫ КЕБЕК САКЛАРГА КИРӘК.

Төп өлеш. Әңгәмә
- Минем сөйләгәннәрдән чыгып , әйтегез әле, чын дус нинди була?
( укучыларның җаваплары)
- Сезнең барыгызның да дуслары бар. Сезнең кебек яшьтә дуслар компания эчендә була.
Чын дуслар һәрвакыт бер-берсен аңлыйлар.Ә икенче кешене аңларга өйрәнү- хөрмәт итүнең нигезен тәшкил итә. Чөнки без бер-беребезнең кадерен белә башлыйбыз.
Дуслык ныклы булсын өчен 2 як та күп көч куярга тиеш.Әгәр дә сезгә күңелсезлек килә икән, шул чагында чын дусның йөзе ачыла.Әгәр дә мондый очракта дустыгыз ярдәм кулын сузмаса, сез дустыгыздан өметегезне өзәсез.Ә чын дуслар һәрвакыт кайгыртучан булалар.

ДУСЛЫК АРАСЫНДА КЫЕНЛЫКЛАР

Бик якын дуслар арасында да талашулар булырга мөмкин.
Дуслыкның бик әһәмиятле ягы шунда икәнлеген аңларга кирәк: сез бер үк вакытта талашасыз да , шул ук вакытта дуслар булып каласыз.Бу очракта сез бер-берегезгә тагын да якынаясыз. Кыенлыклар нинди очракларда килеп чыга соң?
- әти-әниләрегез каршы
- дустыгыз үзен төрлечә тота
- дуслыгыз бозыла, сез бер-берегезгә якын түгел
- дустыгыз көнче
- сер саклый белми
- дустыгыз икәү, алар бер-берсе белән килешми
Кыенлыкларны ничек җиңәргә? Бу очракта олы кешеләргә иөрәҗәгать итәргә кирәк.Алар сезгә һичшиксез ярдәм итәрләр.

ДУСЛЫК ТУРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР
1. Дуслар ерактан килә, дошман авыздан чыга
2. Якын дус янына барсаң озын юл да кыскара.
3. Дуслар ярдәм сораганда "иртәгә” дигән сүз юк.
4. Дустың янына еш йөрмәсәң,юлыңны үлән баса.
5. Дустыңнан аерылмыйм дисәң,бурычка акча бирмә.
6. Дустыңа нәрсә салсаң,шуны эчәрсең.
7. Дустыңа дөресен әйт, дошман алдында мактан.
8. Дустың булмаса эзлә, тапсаң саклый бел.
9. Дуслык пыяла кебек: бер ватсаң җыя алмыйсың.
10. Дус киңәше белән тексәң, күлмәгең кысан булмас.
11. Дустың рәнҗетсә ела син, дошман елатса, көл генә.
12. Иптәшең сукыр булса, син дә күзең йом.
13. Дусларың күп булса, су да бал кебек татлы.
14. Дустын алдаган кеше үзен-үзе алдый.
15. 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын.
16. Дусның ташы баш тишми.
17. Дустың – синең көзгең ул.
18. Дуслары булган кеше-дөньяда иң бай кеше ул .
19. Дусның иң ачы сүзе дә, дошман мактавыннан артык.
20. Кешене беләсең килсә, дустына кара.
21. Дуслар сине син югында мактый.

ДУСЛАША БЕЛӘСЕҢМЕ?
(тест)
Түбәндәге сорауларга "әйе”, "юк” дип җавап бирергә. Җавап бирә башлаганчы, дус булып йөрүче кешегезне күз алдына китерегез.
1. Безнең дуслык турында уйлаганда, күңелдә шик туа.
2. Хәтта фикерләр каршылыгы да безнең дуслыкны боза алмый.
3. Чын дуслык юк ул.
4. Безнең ике арадагы дуслык турында уйлаганда, мин сөенеч һәм канәгатьлелек кичерәм.
5. Кайвакыт минем бу дуслыкка катгый рәвештә чик куясым килә.
6. миндә кайвакыт дустыма карата көнләшү хисләре дә кабынгалый.
7. Дөресен генә әйткәндә, безнең арадагы дуслыкны әллә яхшы танышлыкмы икәнен дә әйтүе кыен.
8. Бу дуслык мине кайвакыт арыта.
9. Чын дуслыктан ни көткәнемне мин үзем дә белмим.
10. Дус кешем миңа бик нык кирәк булган мизгелләр дә булды.
11. Бу дуслык мине бәйдә тота.
12. Бүген чын дуслык булугаышану кыен, әмма безнең арадагы дуслыкка күпләр кызыгырлык.
13. Кайвакыт мин дустыма үземнән дә бигрәк ышанам.
14. Бу дуслык аркасында мин, табудан бигрәк , югалтам.
15. Мин чын дуслык тойгысы белән яшәү турында хыялланам.
Нәтиҗәләрне санап карыйк.
2,4,6,8,10,12,14 сорауларына "Әйе” дип бирелгән җавап, шулай ук 1,3,5,7,9,13,15 сорауларына "ЮК”дип бирелгән җавапларның һәркайсына 10 ар очко бирелә.
Теләсә нинди сорауга "белмим” дип җавап бирелсә 5 әр очко бирелә.
100-150 очко. Сез дуслыкның кадерен беләсез, аның турында кайгыртасыз. Сезнең дуслык "иленә” бик сирәк кенә вак-төяк күләгә төшә.
50-99 очко. Сезнең дуслык- сезнең холык ныклыгы һәм дустыгызның кадерле булуы белән тотрыклы. Әлбәттә, сезнең дуслыкны чайкалдырып алучы давыллар да булгалый. Вакыты-вакыты белән уянган шик-шөбһәләрләрегезне шул кеше белән яңадан дус булу өмете юкка чыгара.
0-49 очко. Сез: "Ходай мине дуслардан сакласын, дошманнардан котылу юлын мин үзем дә табармын”-дигән принцип буенча яшисез. Сез –тиз генә онытмый торган кеше.
ПСИХОЛОГИК МӘСЬӘЛӘЛӘР

1. Яхшы дуслар Марат белән Алмаз геометрия буенча мәктәп олимпиадасында ярышалар. Марат җиңә, ә Алмаз бернинди дә урын ала алмый. Шуннан соң Алмаз Мараттан кача башлый. Сез Марат урынында булсагыз, нишләр идегез?
- Сез Алмаз белән сөйләшеп карыйсыз яки үзенә карасын дисез.
- Аңа ачуыгыз килә
- Сезнеңчә Марат нәрсә уйлый?
2. Алсу белән Галия дуслар. Алар күп вакытларын бергә үткәрәләр. Соңгы вакытта Галия үзен сәер тота. Алсудан качарга тырыша. Алсу бервакыт Галиядән үзен хурлаганын ишетә.Иптәш кызларына "Бәйләнчек ул”- ди.Бу сүзләр Алсуны рәнҗетә.
• Алсу ни эшләргә тиеш?
• Галиягә ачуланыргамы?
• Әллә берни белмәмешкә салыныргамы? Дуслыкны югалтмас өчен нишләргә?
3. Безнең класска Украинадан бер малай килде. Классташлар аны мыскыл итәләр, араларына алмыйлар. Ул малай классташларга караганда акыллырак та, өстенрәк тә. Мин аны яклыйм. Малайларның ачулары килә. Я-ул, я без ,-диләр. Без бит ничә еллар дус булдык.
- Бу малайга киңәш бирегез?

Йомгаклау өлеше.Әңгәмә. Без нәрсә турында сөйләштек?

Ахырдан балалар дуслык турында шигырьләр сөйлиләр.

Дуслык чәчәкләре
Үзебезнең өй янында
Мин түтәл ясап,
Ямь артсын дип бакчабызда
Утырттым чәчәк.
Арттыра минем түтәлем
Йөрәкнең дәртен, "Нинди матур чәчәкләр " дип
Соклана һәркем.
Ә мин әйтәм, күзләремне
Алмыйм гөлләрдән.
Орлыгын бит Киевтагы
Дустым җибәргән.
Ригадан да, Мәскәүдән дә
Дуслар- балалар.
Төрле чәчәк орлыкларын
Миңа салалар.
Дуслык чәчәкләре белән
Матур ул түтәл
Аннан матур түтәл , димәк
Җирдә юк бүтән.



Автор: Шафигуллина Суфия Миннекамиловна
Категория: Начальные классы | Добавил: Училка (24.03.2013) | Автор: Шафигуллина Суфия Миннекамиловна E
Просмотров: 794
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]