Главная » Статьи » Конкурсные работы » Всероссийский дистанционный конкурс "Лучшее школьное сочинение"

Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясендә Закир образы.

Ул − кичерешләргә бай малай. Әти-әнисенең төпчек малае. Шуңа күрә ул бераз иркәрәк. Әти-әнисе аның һәр теләген үтәргә әзер булып торалар. Малай да аларны ярата.
Закир тормышында зур вакыйга була. Башкорт Әлемгол бүләк иткән бурлы бия колынлый. Малай аңа Алмачуар дип исем куша. Алмачуар малайның бөтен тормышын биләп ала. Закир аның яныннан китми. Очып кына йөри. Шатлыгы эченә сыймый. Закир, яңа туган колынны күргәч, аның сылулыгына исе китеп, озак кына һушына килә алмый тора.
Колын төсе белән дә хәйран калдыра − күгелҗем ак чәчәк төсе кебегрәк ялтырап тора.
Күз тимәсен өчен дога укып, кызыл тасмалы кыңгырауны колынның муенына тагып куйгач, Сафа бабай колынның асыл сөякле агаларына охшавын, төсе алмачуарга әйләнеп, чабышкы булачагын әйтә. Авыл халкы да колынга битараф түгел, аның һәр көн, һәр сәгать тулышып, «сылу, асыл сөяк» булып үсүенә куана, Закирның яшьтәшләре аңа кызыгып карый.
Тормышта шатлык-куанычлар белән янәшә күңелсезлекләр дә йөри шул: матураеп килә торган колынны бүреләр яралый. Закир бик нык кайгыра, ашау-эчүдән кала. Бәхеткә, Алмачуарның ярасы тирән булмый, атна дигәндә аякка баса.
Алмачуар икенче яшь китә − «кырыкмыш» була. Закир тайны матурлый. Атның маңгай чәчен күзенә төшмәслек итеп кенә кистерә, ялга ике яклап чуклар, тасмалар тага. Койрыгын да матур гына итеп түгәрәкләтә. Ул «рус боярларының матур кызларына» охшап кала. «Алмачуар исә кунакка барырга ясанган бояр егете кебек чибәр булды»,− ди ул. Атны ничек бизәү үрнәген ул башка малайларга да күрсәтә.
Кирәк чакта Закир үз сүзен дә әйтә белә. Әтиләренә ул Алмачуарны сабанга җиктерми. Бу очракта күз яшен дә кызганмый.
Закирның колынны әнә шулай яратып, сөеп, тырышып тәрбияләве бушка китми: асыл, сылу сөяк Алмачуарның даны тирә-якка тарала.Сабан туенда Алмачуар беренче килә. Ләкин җиңүче дип башканы билгелиләр. Закир моңа бик хурлана. Старостаның битенә камчы белән суга һәм китеп бара. Бу − Алмачуарның беренче һәм соңгы чабышы була, ул үлә. Шушы вакыйга Закирга бик авыр тәэсир итә. Атның үлемендә малай үзен дә гаепли. «Шуннан соң дөньяда һичбер малга, һичбер әйбергә күңелем дә, күзем дә төшмәде: һичбер нәрсәне сөя алмадым»-ди.
Минемчә, Закир барыннан да  күбрәк үзен ярата. Искә төшерик, узышканда ул атын җан көченә кыйный. Аңа ат кызганыч түгел, ничек кенә булса да беренче урынны алырга кирәк.Үлеп яраткан атны шулай кыйнамыйлар.Чабыштан кайтып кызган атны туктатырга ярамый, йөртергә кирәк.Закирның кайгысы ул чакны атында булмый. Ул үзенә беренче урын яулап йөри. Ипләп кенә хәл итәсе эшне зурга җибәрә. Үзен тыеп тора алмый, олы кешегә камчы белән суга.
Ә бит ул атына карата зур гаделсезлек эшли. Аты, беренче булып килер өчен, көчен дә, үзен дә кызганмый. Хуҗасын шулай теләгенә ирештерә. Закир исә, шуңа җавап итеп, атын йөртми, харап итә.
Бу гаделсезлеге өчен Закир җәза да ала-дөньяны ярату хасиятен югалта. Ә дөньядан ямь таба алмау – кеше хәсрәтенең иң зурысы.

Автор:Шайхутдинова Гузель Дамировна, ученица 6 класса МБОУ «Шубанская ООШ», Республика Татарстан, Балтасинский муниципальный район
Руководитель: Учитель татарского языка и литературы Салахутдинов Инсаф Исрафилович

Категория: Всероссийский дистанционный конкурс "Лучшее школьное сочинение" | Добавил: Ильгиз_Ринатович (31.10.2014)
Просмотров: 4137
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]