Главная » Статьи » Конкурсные работы » III Всероссийский конкурс сочинений "Как я провёл лето"

“МИНЕМ ҖӘЙГЕ ЯЛЫМ”

Соңгы кыңгырау шалтыраганнан соң, шау-гөр килеп,урамга атылып чыктык.Шатланмыйча мөмкин дә түгел,иртәгәсе көннән каникуллар!!! Күңелдә ниндидер аңлатып булмый торган рәхәтлек.Көндәлекләрдә яхшы билгеләр,ә күзләрдә елмаю.
Икенче көнне иртән тору белән урамга йөгереп чыктым.”Исәнме,җәй! Син мине көттеңме? Ә мин сине шундый-шундый сагындым”,-дидем. Әнә шулай матур иртәдән,җылы сәламнәрдән башланды минем җәйге ялларым.
Бөтен ел фасыллары үзенә күрә матур.Ләкин җәй аерынкы якын.Аның матурлыгын чын-чынлап аңлар өчен авылга кайтырга кирәктер,мөгаен.Мин дә озак уйлап тормадым,тиз генә җыенып,авылга әби белән бабай янына,андагы дусларым янына юл тоттым.Әти-әнием минем бу фикеремә биш куллап риза булдылар.
Сагындырган икән шул авыл.Су буйларын йөгереп уздым,суга иелеп үскән талларга сәлам бирдем.Авылга терәлеп торган яшел урман да үзенә чакырып кул болгады.
Авылда җир җимертеп эшли дә,матур итеп ял да итә беләләр.Без дә әби-бабай белән нәрсәләр генә эшләмәдек.Яшелчә бакчасында чүп утау да,су сибүләр дә бер дә авыр булмады.Ә инде син караган әйберләр үсеп киткәч,эшеңнең нәтиҗәсен күрү бик тә рәхәт икән.Печән вакыты үзенә онытылмаслык бер истәлек.
Урман исә җәй буе үзенең байлыклары белән безне сыйлады.Әбием белән дә,дус кызларым белән дә җир җиләге, кура җиләге ,мәтрүшкә үләне җыярга йөрдек.
Ә бер көнне шулай дус кызларым Әдилә һәм Румилә белән җир җиләгенә киттек. Әллә авылда туып-үскәнгә,алар җиләкне миннән күпкә тизрәк җыялар иде. Минем дә калышасы килми.Колак төбендә йөз төрле тавыш белән җырлаган бөҗәкләрнең җырын тыңлый-тыңлый,кызлардан ераклашканымны сизми дә калганмын.Кычкырып та карыйм,тавыш бирүче юк.
Җиләк кайгысы бетте.”Мин адаштым” дигән уй үтте баштан. Мондый вакытта нишли-ләр соң әле? Укытучыбыз сөйләгән иде бит,яхшылап тыңланмаган. Нәкъ шул вакытта каршыма бер тиен сикереп төште.Миңа карап торды да, сикергәләп алга омтылды .Ә мин аның артыннан йөгердем. Ике-өч минуттан мин бая үзебез җиләк җыйган аланга килеп чыктым.Кызлар мине юри качкан дип уйлап:”Алсу,чык инде,без арыдык”,- дип кычкырып йөриләр иде.
“Рәхмәт инде сиңа,тиен дускай! Син булмасаң,мин нишләр идем?!”-дип күңелемнән генә йомшак койрыкка рәхмәт укыдым.Яшел урманда барсын да беләм,адашмам дип уйласаң да,әллә нинди хәлләр була икән.
Җәй барлык кызык хәлләре,кызу көндә су коенулары,эссе көннәре,җылы яңгырлары, йолдызлы җылы кичләре белән үтте дә китте.Җәйге ялым онытылмаслык матур мизгелләр белән ахырына якынлашты.Мондый күңелле җәйге яллар алда тагын да булсын иде.
Дуслар,ә сезнең җәйге ялларыгыз ничек үтте?!

 

Автор: ученица 6В класса МБОУ «Гимназия №3» г.Чистополя Республики Татарстан Ахмадиева Алсу.

Куратор(педагог): учитель татарского языка и литературы Шарифуллина Гулия Азгатовна.

Категория: III Всероссийский конкурс сочинений "Как я провёл лето" | Добавил: Ильгиз_Ринатович (01.10.2014)
Просмотров: 1549
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]