Главная » Статьи » Конкурсные работы » Всероссийский конкурс «Если хочешь быть честным - будь им!»

“Намуслы буласың килсә – намуслы бул.”
Яңа чагында киемеңне сакла,
Яшь чагында исемеңне сакла.
Кешелек җәмгыятендә төрле формада чагылыш тапкан ихтыяҗлар туктаусыз кабатланып тора. Болар кешеләрдә төрле-төрле гадәтләр, яшәү кагыйдәләре һәм нормалары, халыкта үзенә хас йолалар һәм традицияәр тудыра.
Кызганычка каршы, безнең тормышта киеренчелекләр дә килеп чыга. Елдан-ел безнең жәмгыяттә коррупция дигән әйбер чәчәк ата. Күп кенә кешеләрдән "яхшы эшкә урнашырга”, "баланы балалар бакчасына урнаштырырга”, "табип яхшы карасын” диеп акчалата бүләк бирдем дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бу ришьвәт бирү була. Бу сүз зурларга гына түгел, балаларга да таныш. Ришьвәтлек турында без телевизор, газета аркылы күреп,укып торабыз.
Ни өчен соң без ирекле илдә яшәүче, ирекле кешеләр кемгәдер ришьвәт бирергә тиешбез. Безнең бит хокуклар якланырга тиеш, ә сатылырга түгел. Ришьвәт алучы – комсыз, намуссыз, имансыз кеше, иртәме соңмы ул җазасын алыр. Мин ришьвәт алучы кешене генә түгел, ә ришьвәт бирүче кешене дә җаманлыйм. Шулай итеп без ришьвәтчелеккә юл ачабыз, үзебез дә моны аңламый. Ришьвәт бирә торган кешенең ихтияр көче бик аз, һәм ул бу тормышта мөстәкыйль бернәрсәгә дә ирешмәс.
Жәмгыятьнең бу авыруы белән ничек көрәшергә. Алга таба да шулай барса, күп кенә әйберләр бу дөньяда мәгънәсен югалта. Кешенең тырышып укыйсы, эшлисе килмәс. Бу бит бик куркыныч! Кеше, жәмгыять аңларга тиеш бу упкынлыкка алып бара. Без үзебезнең хокукларыбызны һәм бурычларыбызне белергә тиешбез. Әгәр ришьвәт бирүче булмаса, алучы кеше дә булмас. Шәхес конуннарга буйсынып яшәмәсә, ул инде җинәятьчегә әйләнә. Җинәятьче каты җаза алырга тиеш.
Мин ышанам, бу сүзләрне кем булса да ишетер, аңлар үзенең дөрес эшләмәгәнен.Минем хыялым укытучы буларга, шуңа күрә мин яхшы укырга, кешелекле, намуслы, әдәпле булырга тырышам. Балаларга мин ришьвәтлек нинди зыян китергән турында аңлатачакмын. Алар намуслы, гадел һәм бу начар сыйфатны безнең жәмгыяттә булдырмаска диеп үсүләрен теләр идем.


Без авторства

Категория: Всероссийский конкурс «Если хочешь быть честным - будь им!» | Добавил: Ильгиз_Ринатович (06.02.2013)
Просмотров: 798 | Комментарии: 1
Всего комментариев: 1
1  
РАБОТА СНИМАЕТСЯ С КОНКУРСА.

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]