Главная » Статьи » Конкурсные работы » Всероссийский конкурс «Если хочешь быть честным - будь им!»

Эссе: «Скажем коррупции нет!»
Мы живем в красивом, удивительном мире. Учимся в просторных школах, каждый из нас гражданин страны. На первый взгляд кажется, что в мире всё гармонично, люди живут по законам… Но…

Подрастая, видим, что в мире не всё так идеально, как мы думали, очень много негативного, отрицательного. Например, в последнее время мы часто слышим по радио и смотрим по телевидению репортажи о коррупции. В этих репортажах призывают к борьбе с коррупцией. Выходит, что коррупция – это плохо. Почему же это все-таки плохо? Я долго думал над этим вопросом, и вот к какому выводу пришел.

В этом сложном мире человек плохо знаком с законами, с проблемами этого сложного мира, не всегда может найти правильный путь. Поэтому он начинает искать «легкие» пути в решении своих проблем, с помощью денег. Человек воспитан так, что он думает, что деньги решают всё. Так, например, водитель машины, который превысил скорость, пытается откупиться, предложив инспектору определенную сумму денег. Инспектор, в свою очередь, не прочь отказаться от привлекательного куша. И тот, и другой совершает преступление. Этот, казалось бы, небольшой проступок может повлечь за собой еще большее преступление.

С коррупцией должен бороться каждый, и должен он начать с себя. Если каждый гражданин нашей страны будет жить честной жизнью, то никакой коррупции не будет.
Россия наша сильна, я в этом не сомневаюсь. А сила ее заключается в самих людях, благородных, правдивых, честных, способных быть ответственными за будущее страны.





Без, матур, тыныч тормышта яшибез. Өстәлләребез мул, өсләребез бөтен, якты, иркен мәктәпләрдә укыйбыз, һәркайсыбыз – дәүләтебезнең бер гражданы. Дөньяда бар нәрсә дә яхшы,кешеләр дә гел дөреслек буенча гына гадел яшиләрдер кебек тоела... Тик...
Үсә-үсә моның нәкъ без уйлаганча гына булмавын,тормышта без белмәгән күп кенә тискәре күренешләр дә очравын күрәбез. Мәсәлән, соңгы вакытта телевизорлардан, радиодан корупция ягъни ришвәтчелек күренешләре турында еш сөйлиләр. Аңа каршы көрәшергә кирәк диләр. Димәк, ришвәтчелек бик начар нәрсә булып чыга. Нәрсәдән килеп чыга икән сөң бу начар күренеш? Мин бу хакта бик озак уйландым һәм менә шундый нәтиҗәгә килдем.
Бу дөньяда гади адәм баласы барлык проблемаларын дөрес юл белән хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә ул дөрес булмаган юл эзли башлый, ягъни кемгәдер акча бирә дә проблемасын чишә. Шулай ук берәр кирәкмәгән, озарарлы эш өчен дә акча түләп котылу очраклары бар икән. Әйтик, берәү юлда машинасында барганда тизлеген арттыра. Моны полиция хезмәткәре туктата һәм тизлеген ник арттырган өчен машина йөртү таныклыгын алырга уйлый. Шофёр куркуга төшә, полиция инспекторына акча тәкдим итә. Тегесе исә башта карышып маташса да, шыгырдап торган меңлекләрне күргәч йомшара һәм тәртип бозучыны бернинди җәзасыз иреккә җибәрә. Ришвәт биреп җәзасыз калган машина йөртүчене икенче тапкыр да тәртип бозмас дип кем әйтә ала?!!!
Димәк, ришвәт ул тәртип бозуларга да, җинаятчеләргә дә юл ача әле. Бу бик куркыныч. Бу нәтиҗәләр ришвәт алучыга яки бирүчегә карата һичшиксез җәза бирергә кирәклеген күрсәтә. Кызганыч, ришвәт алу һәм бирү башка бик күп өлкәләрдә дә күзәтелә.
Хәер, бергәләп көрәшкәндә, битарафлык күрсәтмәгәндә генә без әлеге тискәре күренешләрне бетерә алачакбыз. Мондый очракларга, ришвәт бирү факторларына юлыксагыз, мәгълүмәт калдыру өчен шәһәрдә махсус куелган шартларда язу калдырырга да мөмкин.
Безнең яраткан илебез – безнең Россия, ул ирекле, тәртипле һәм җаваплы кешеләр кулында булырга тиеш. Шулай буласына мин ышанам.
Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп көрәшик! Киләчәгебез үзебезнең кулларда!



Автор: ученик 5 класса Хуснутдинов Альфиз МБОУ "ООШ №6” Чистопольского муниципального района
Руководитель: учитель  татарского языка и литературы Гилязова Венера Фархатовна
Категория: Всероссийский конкурс «Если хочешь быть честным - будь им!» | Добавил: Ильгиз_Ринатович (16.12.2012)
Просмотров: 850
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]