Главная » Статьи » Конкурсные работы » Всероссийский дистанционный конкурс "Лучшее школьное сочинение"

Табигатьнең гүзәл почмагы.

Табигатьнең иң матур җире кайда дисезме, ул минем туган авылымда. Мин сөйләгәннәрне укып карасагыз, моның шулай булуына сез үзегез дә ышанырсыз.
Минем туган авылым Биеш, табигатьнең иң гүзәл почмагына урнашкан. Кул сузымында гына агып ятучы Зөя елгасы үзе генә дә ни тора. Җәй буе үзендә су коендыра. Икенче кул сузымында катнаш урман. Анысы татлы җиләге белән сыйлый. Ерак түгел генә нарат урманы үсеп утыра. Агач төпләре гөмбәгә тулып тора. Зөя елгасының бер ярында ком тавы башын күккә чөйгән. Ә икенче ярында уңдырышлы кыр җәелеп ята. Зөя күперен чыгып, аз гына җәяү барасың да, татар халкының милли бәйрәме үткәрелә торган Сабантуй мәйданына килеп чыгасың. Чыгасың да яшел чирәм диңгезенә чумасың. Болар бар да җәй фасылындагы табигать күренешләре.
Кышын авылым сихри гүзәллеккә төренә. Ябалак-ябалак кар яуган вакыт үзе бер тылсымлы дөнья. Нарат урманы ямь-яшел. Матур, бик тә матур бит.
Көзен авылым алтынга коена. Башка авылларда да шулайдыр инде ул. Яратам мин көзге табигатьне.
Ә язгы табигатьне күрсәгез, сез шаккатар идегез. Менә инде атнадан бирле диңгез булып җәелгән Зөя елгасын күзәтәбез. Андагы матурлыкка хәйран калырлык. Бу күренешне тамаша кылу өчен тирә-як авыллардан да киләләр хәтта. Юлаучылар машиналарыннан төшеп карап торалар, фотога төшәләр. Ә авылыбыз кешеләре кичләрен гел шунда бара. Күпер өсте халык белән тула. Алар күпер култыксаларына таянып, елгада берсен-берсе тотарга теләгәндәй ага торган бозга карап, уйчанланып басып торалар, киләчәккә план коралар. Ходайдан үзләренә сәламәтлек сорыйлар. Шул рәвешле, булган авыру-борчулар агып китсен дип, ялваралар икән. Су агымын карап тору нервларны тынычландыра икән. Боларны безгә укытучыбыз Фирая Мөхәммәт кызы сөйләде.
Мин апрель аенда туганмын. Әллә шуңа микән, мин яз ел фасылын аеруча яратам. Кояшның җылы нурлары, йомшак язгы җил, ләйсән яңгыр яуган вакыт, җылы яктан кайткан кошларның матур итеп сайраулары, агачларның бөреләнүе, көннәрнең озыная баруы, ишегалдында тавыкларның җим эзләүләре, төзелешеп кыр казлары, кыр үрдәкләренең кайтуы, саф һавасы, һ.б. шундый матур күренешләргә бай ел фасылы бит ул яз.
Рәхәтләнеп ял итәргә теләүчеләргә авылым табигатенең һәр почмагы менә дигән курорт. Су коен, комга ятып кызын, балык тот, җиләк җый, гөмбәгә йөр, татлы чишмә суы эчеп хозурлан! Бездә бит нәкъ Тукайча әйтсәк, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява. Яратам, бик яратам мин табигатьне, туган авылымны!

Туган йортыбыз ул- Табигать.

Урман, суы, кыры, даласы.

Табигатькә чиксез гашыйк мин,

Җанга рәхәт аның һавасы.

Һәрбер кешегә дә үз туган ягының табигате, һавасы якын һәм кадерле.
Көчле җил чыгып, әллә каян караңгы болыт алып килә һәм бөтен җирне яктыртып яшен яшьни башлый. Күк күкри, коеп яңгыр ява, дөнья караңгыланып кала, күңел шомлана.
Авылым Зөя елгасы ярында урнашкангадырмы, көз көннәрендә бик еш томан төшә. Аксыл томан тау битләрен каплап ала. Озак вакытлардан соң гына күзгә күренми торган әллә нинди бер көч томанны күтәреп ала.Күп тә үтми дөнья яңадан ачылып китә, син яңадан матурлык алдында каласың.
Таң ата. Авыл тып-тын. Комбойнерлар үзләренең ярдәмчеләре белән басуга ашыга. Кинәт авылга күтәренке тавыш белән мотор гөрелдәве ишетелә. Кырда кызу урак өсте башлана. Мин бу чорны аеруча түземсезлек белән көтеп алам. Алтын көзнең бернинди алтынга да алыштыргысыз мул уңышын җыюда мин дә катнашам бит. Чөнки минем әтием КамАЗ машинасын йөртә. Ул комбайннан төягән ашлыкны икмәк кабул итү амбарларына ташый. Бик ялынып сорагач, янына мине дә утыртып йөри. Белсәгез иде сез икмәк төягән машинада утырып йөрүнең күңеллелеген. Ә иң күңеллесе- машиналарның ашлык бушатуы. Икмәк көшелләре акрын гына ындыр табагына коелалар. Көз байлыгы –илем байлыгы, халкымның мул тормышы, бәхетле киләчәге бит ул. Бөртекне кулларыма алып санап утырам, буталам, тагын саныйм. Әллә киләчәктә агроном булыйм микән дип уйлыйм.
Кем белә, бәлки ...

 

Автор:Гимадиев Булат Зуфарович, ученик 8 класса МБОУ «Бишевская СОШ», Республика Татарстан, Апастовский муниципальный район, пос Свияжский.

Руководитель: Учитель татарского языка и литературы Хисамова Фирая Мухаметовна.

Категория: Всероссийский дистанционный конкурс "Лучшее школьное сочинение" | Добавил: Ильгиз_Ринатович (26.09.2014)
Просмотров: 598
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]