Главная » Статьи » Конкурсные работы » III Всероссийский конкурс сочинений "Как я провёл лето"

Җәйге каникулны мин ничек үткәрдем

Ур-ра! Ниһаять, зарыгып көтеп алган җәйге каникуллар да килеп җитте. Күпме рәхәтләнеп ял итәсе, елгада су коенасы, җәйге кояшта “кара чутыр” булганчы кызынасы, кулга кәгазь - каләм алмыйча, мәктәп турында уйламыйча яшисе бар...

Әйе, би-и-ик рәхәт булачак. Иртән: “ Мәктәбеңә соңга каласың!“ дип, йокыдан да уятмаслар, “Бүген ничәлеләр алдың?” дип теңкәгә дә тимәсләр. Әй, рәхәт тә инде син, җәй!

Шундый уйлар белән, каникулның беренче көннәреннән үк әбием янына кайтып киттем. Ә анда... Тирә - ягын урманнар әйләндереп алган авыл, авылыбыз яныннан гына бормаланып-бормаланып агып ятучы Агыйдел елгасы безне күптән сагынып көтә иде инде. Шуңа күрә иң башта, вакытны озакка сузмыйча, минем кебек кунакка кайткан малай-кызлар белән тизрәк елга кочагына ташландык. Әй йөзеп тә куйдык инде! Хәтта әбиләребезнең:” Барыбер су буенда ятасыз, каз-үрдәкләргә күз - колак булырсыз”,- дигән кисәтүләрен, ияртеп җибәргән каз-үрдәкләрен генә түгел, Роберт абый Миңнуллин шигырендәгечә я көндезге, я кичке ашка кайтырга да онытып җибәргәләдек. Андый чакларда берәребезнең әти-әнисе, я әби - бабасы килеп, безне “өшкертеп” алып кайтып китә иде китүен. Ләкин бу гына безне туктатамы соң? Икенче, өченче көнне дә шул ук хәлләр кабатланды әле.

Шулай су буенда күпме яткан булыр идек икән, белмим. Безне авылыбыз урманы үзенә “дәште”. Без, әбиләребез җитәкчелегендә, урманга менеп киттек. Ә анда җиләкләр пешеп ята икән ич! Нәкъ Тукай абый язганча: ”Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк”. Урманда җиләк күп күбен, ләкин бу эш су буенда чупырдап яту түгел шул инде. Арыта да, чебен - черкиләре дә тынгылык бирми. Шулай да сер бирмәдек тагын. Җиләкләрнең соңгыларына кадәр урманга йөрдек әле. Беренчедән, һәрберебез белә: бу җиләкләрдән ясалган кайнатмалар, компотлар безне кыш буе сөендерәчәк әле. Икенчедән, яфрак астыннан күренер-күренмәс булып, “Мине өз! Мине өз!” дип утырган җиләкләр, әле йокларга яткач та, тынгылык бирмичә, урманга чакырып торалар.

Җиләк чоры үтәргә өлгермәде, әбием печән турында сөйли башлады. Шулай инде, кәҗә-сарыкларның да ашыйсылары килә бит. Без, бала-чагалар да, олыларга ияреп печән җыярга киттек. Анысы үзе тагын бер могҗиза икән ич! Сәнәк-тырмалар тотып, җылы якка очып китәргә җыенган кошлар кебек тезелеп баскан апа - абыйлар һәркайсы үз эшен шундый җитез, оста башкара. Алар арасында без дә, очарга өйрәнүче кошчыклар кебек җилпенеп йөрибез шунда. Кайчакта олыларның шулай оста эшләүләренә сокланып, кайчакта төрле яктан аңкыган үлән исләренә шаккатып, эшләгән эшемне дә онытып җибәргәләдем әле. Шундый тәмле исләр... әллә нинди кыйммәтле хушбуйларың бер якта торсын.

Ә беркөнне абыем мине балыкка барырга чакырды. Мин бик теләмичә генә риза булдым. Ә су буенда балык каптырып карагач, кайтасым да килмәде. Элек, ничек шул кармак башына ничә сәгатьләр буе карап утырып була икән, дип уйлый идем. Утырасың икән ул! Балыкларның кармакны уйнатуын, ниләр майтаруын карап утыруы үзе бер спектакль икән ич! Ә инде кармагыңа кечкенә генә бер балык та эләксәме?! Әкияттәге алтын балыкны эләктергәннән ким хис итмисең икән үзеңне. Шулай итеп, әбием әйткәндәй, миңа быелгы җәйдә “балык җене”дә кагылды әле.

Әйе, бик рәхәт, бик истәлекле һәм бик тә файдалы үтте минем җәйге ялым. Ял да иттем, әбиемә дә булыштым, үземә яңа шөгыльләр дә таптым. Бер дә сагынмам кебек тоелса да, мәктәбемне, китап-дәфтәрләремне дә сагындым әле.

 

Автор: Вильданова Алсу Илгизовна, ученица 7 В класса МАОУ "Средняя общеобразовательная школа №35 с углубленным изучением отдельных предметов", Республика Татарстан, г.Набережные Челны.

Руководитель: Салемгараева Лайсина Ильгизовна, учитель татарского языка и литературы 

Категория: III Всероссийский конкурс сочинений "Как я провёл лето" | Добавил: Ильгиз_Ринатович (01.10.2014)
Просмотров: 1164
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]