Главная » Статьи » Методическая копилка » Разное

Күрсәтү алмашлыклары
Күрсәтү алмашлыклары.
Максат: 1. Укучыларның күрсәтү алмашлыклары турындагы белемнәрен тулыландыру.
2. Аларны сөйләмдә дөрес куллана белүгә ирешү.
3. Татар телен өйрәнүгә омтылыш тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, проектор, карточкалар, таблицалар.
Дәреснең тибы: яңа материал аңлату.
Методлар: әңгәмә, укытучының сөйләве, укучыларның мөстәкыйль эшләве, анализ, синтез методлары.
Яңа педагогик технологияләр: проблемалы укыту технологиясе, компьютер технологиясе.

Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар.
II. Актуальләштерү.Үткән дәрестә без сезнең белән алмашлыклар темасына тукталдык.
Без сезнең белән нинди тема өйрәнәбез? (алмашлыклар)
Искә төшерик әле, нәрсә ул алмашлык? (башка сүз төркемнәрен алыштырып килүче мөстәкыйль сүз төркеме)
III. Оештыру.
Без нинди алмашлык төркемчәләрен беләбез?
(7 төркемчә санап чыгыла).
Без аларның кайсыларын өйрәндек? (зат алмашлыгын)
Бүген нинди төркемчәне өйрәнәбез? (күрсәтү алмашлыкларын)
Дәфтәрләрне ачтык. Число, теманы язабыз.
Тактадагы рәсемне карагыз, алмашлыклар кулланып, җөмләләр төзегез.
(Байкал күле картиналары).
Зат , я предметка күрсәтә торган алмашлыкларны табыгыз. Сез күрсәткән предмет якынмы, ерак урнашканмы?
Күрсәтү алмашлыклары затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтә.
1. Бу, ул, шул, шушы, әнә, менә, теге - затка яки предметка күрсәтә торган алмашлыклар.
Бу, шушы, менә - - иң якын аралыкка күрсәтә;
Менә тау астында гына елга ага. (1 рәсем)
шул, ул - уртача аралыкка;
әнә - ерак аралыкка күрсәтәләр.
Әнә әрәмәләр, яшел тугайлар аша бормаланып чыга. (2 рәсем)
Табигатьнең мондый матур почмагы сирәк очрый. (3 рәсем)
2. Андый, мондый, шундый алмашлыклары предмет билгесенә ишарә итәләр.
3. Алай, болай, шулай, шушылай һ.б. алмашлыклары эш-хәл биллгесенә күрсәтәләр.
Агачлар астына сыена барчасы, алай да булмаса, һәммәсе йөгерешә бу өйгә.(4 рәсем)
(өстәмә 4 рәсем бирелә - пейзаж) Ул алмашлыгын кертеп җөмләләр төзергә.
Ул - зат алмашлыгы да, күрсәтү алмашлыгы да була ала. Кайсы очракта зат, кайсы очракта күрсәтү алмашлыгы булуын карап үтик.
Ул ярышта беренчелекне алды. Ул егетне мин дә таныдым.
Нәтиҗә. Ул алмашлыгы предметның билгесенә күрсәтсә, күрсәтү алмашлыгы була . (укучылар мисаллар әйтә).
Игътибар итегез, кайсы очракта күрсәтү алмашлыклары килешләр белән төрләнә?
Шул егет үзе килә. Шуны күрәсе килә.
Теге кешене таныйсызмы? Тегене таныйсызмы?
Бу иптәштән сорыйк әле. Моннан сорыйк әле.

Әйе, үзе ачыклаган исем төшеп калганда, күрсәтү алмашлыклары , исем кебек, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр.
Хәзер дәфтәрләрдә килеш белән төрләндерәбез.
Тактада 3 укучы 3 рәттән төрләндерә. Кайсы рәт укучылары дөрес төрләндерер.
Б.к. бу шул теге болар шулар тегеләр
И.к. моның шуның тегенең боларның шуларның тегеләрнең
Ю.к. моңа шуңа тегеңә боларга шуларга тегеләргә
Т.к. моны шуны тегене боларны шуларны тегеләрне
Ч.к. моннан шуннан тегеннән болардан шулардан тегеләрдән
Ур.в.к. монда шунда тегендә боларда шуларда тегеләрдә

Соңыннан слайдтан карап тикшерелә. Җиңүче рәт билгеләнә.
Нәтиҗә. Килешләр белән төрләнгәндә кайбер алмашлыкларның тамыры үзгәрә.
Хәзер без әлеге күрсәтү алмашлыкларын тартым белән төрләндерәбез.
Дәфтәрдә, һәр юлны бер укучы тактада эшли.
бу- монысы, болар- болары
шул - шунысы, шулар - шулары
теге -тегесе, тегеләр - тегеләре
ул - анысы, алар - алары
шушы - шушысы, шушылар - шушылары
андый - андые, андыйлар - андыйлары.

IV. Ныгыту.
Дәфтәрләрдә күнегүләр эшләү.
14 нчы күнегү. Бирем. алмашлыкларны гына аерып алып, төркемчәсен, булса, килешен билгеләргә.

Тәрҗемә итегез. Тактада.Телдән.
1.Татарчадан русчага.

Теге биек тауда; шушында үстем; моннан алдыңмы; шуңа шатланам; моны беләсезме; шушының тавышы; тегендә уйнадылар; әйтмә шуңа; тегене күрдек; кит аннан; тегендә укыганнар; шуннан кайтам; шуның абыйсы; монда торма; моннан элек; шуннан иртәрәк.

2.Русчадан татарчага

Иди сюда; там не играй; здесь холодно; беги отсюда; того не трогайте; отдай әтому; здесь невесело; звоним туда; этого боишься; спросите у того; оттуда пишут? этот отсюда? там отдохнем; ответ того, а не этого.

V. Рефлексия. Без буген дәрестә ниләр белдек?
1. Күрсәтү алмашлыклары затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәлнең билгесенә күрсәтә.
2. Зат һәм предметка күрсәтә торган алмашлыклар якын, уртачы, ерак аралыкка күрсәтәләр.
3. Зат һәм предметка күрсәтүче (исемне алыштырган) алмашлыклар сан, тартым, килеш белән төрләнәләр.
4. Төрләнгән вакытта кайберләренең тамырлары үзгәрә.

VI. Йомгаклау.
Без бүген дәрестә, күрсәтү алмашлыкларын уздык.
Күрсәтү алмашлыклары затка, предметка һәм шулай ук предмет яки эш-хәл билгеләренә күрсәтә.
Бу, ул, шул, шушы, әнә, менә, теге - затка яки предметка күрсәтә торган алмашлыклар.

VII. Өй эше. Билгеләр куела.
1. 9 нче күнегү. Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкларны куеп күчереп языгыз.
2. “Сыерчыклар кайткач” темасына мәгънә ягыннан бәйләнгән , күрсәтү алмашлыклары кертеп, 6-7 җөмлә төзеп языгыз, яисә шигырь языгыз.
3. Рәсем буенча 5-6 җөмлә төзеп языгыз.
Категория: Разное | Добавил: Ниязовна (12.03.2014) | Автор: Айнуллова Гульчачак Ниязовна E
Просмотров: 901
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]