Главная » Статьи » Методическая копилка » Начальные классы

“Интеллектуаль үсешләре чикләнгән балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләүдә төп шартларның берсе – хезмәт эшчәнлеге”
“Интеллектуаль үсешләре чикләнгән балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләүдә төп шартларның берсе – хезмәт эшчәнлеге”

2014 ел

Кулыннан эш килә торган тырыш кешеләрнең тормышта бәхетле, матур яшәүләрен һәммәбез күреп тора. Андыйлар нинди генә эшкә тотынмасын, аны җиренә җиткереп башкара. Ләкин кайберәүләр кечкенә генә кыенлыклар алдында да каушап, аптырап, югалып кала, ягъни аларга башка берәүнең ярдәме кирәк. Кеше менә шундый хәлгә төшмәсен, тормыш итүгә һәрьяклап әзерләнсен өчен, аңа балачактан хезмәт тәрбиясе бирү зур әһәмияткә ия. Хезмәттән башка әхлак тәрбиясе дә, физик, акыл, эстетик тәрбия дә, гомумән тәрбия эше була алмый. Халык педагогикасында кешене сүзе буенча түгел, эшенә карап бәяләргә киңәш ителә. “Агач җимеше белән, адәм эше белән”, “Бакма теленә, бак кулыннан килгән эшенә” кебек халык мәкальләрендә тирән мәгънә ята. Бары тик хезмәт кенә кешене иҗади, акыллы, мәдәниятле һәм белемле итә ала. Нәкъ менә хезмәт кенә баланың табигый үсешен билгели, тумыштан салынган сәләтен ача. Аны хезмәткә күнектергәндә һәм хезмәт итәргә эзерләгәндә бер нәрсәне онытмаска киңәш ителә: баланың җәмгыятькә нинди файда китерәчәклеге турында гына түгел, ә хезмәт аның үзенә дә нәрсә бирә алачаклыгы турында уйларга кирәк. Һәр бала да нәрсәгәдер сәләтле. Аны бары тик күрә һәм ача белергә генә кирәк. Баланың сәләте, таланты хезмәт эшчәнлеге шартларында гына үсә ала.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендәге кебек үк, махсус коррекция мәктәпләрендә дә эзлекле рәвештә хезмәт тәрбиясе бирелә: укучылар төрле һөнәр серләренә өйрәнә, җәмгыятькә файдалы, җитештерүчән хезмәттә катнаша. Ләкин мәктәптә бирелә торган тәрбия генә җитми. Һәр гаиләдә бала хезмәт күнекмәләрен алып үсәргә тиеш. Хезмәт тәрбиясенә, иң беренче чиратта, гаиләдә нигез салына. Балада хезмәткә мәхәббәтне ул бик кечкенә чактан ук тәрбияләү уңай нәтиҗәләр бирә. Аңарда “хезмәт сөючәнлек” дигән төшенчәгә кергән барлык сыйфатларны да булдырырга. Кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алган балалар мәктәптә дә мөстәкыйль, оешкан, актив, пөхтә һәм үзләренә хезмәт күрсәтә белүләре белән аерылып торалар. Укытучы гаилә белән тыгыз бәйләнештә торган хәлдә, анда хезмәт тәрбиясенең ничек куелуына игътибар итсә, хезмәт эшчәнлеген үстерүдә зур уңышларга ирешеп була.
Тәрбия эше уңышлы булсын өчен, укучыларның психологик яктан шәхси үзенчәлекләрен дә истә тотарга тырышабыз. Хезмәт сөючәнлекне тәрбияләүдә бер калып буенча һәм барлык балалр өчен дә бертөрле булмасын өчен, аларның һәркайсының яшь үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен искә алып эшлибез. Баланың шатлыгын уртаклашырга, эше уңышлы булмаган очракта тәнкыйть сүзләре белән күңелен төшермәү киләчәктә аңа эшләргә дәрт өсти.
Кул эшләре вакытында балалар бик күп төрле эш материаллары белән эшлиләр. Эш башында техник куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатканда инструментлар белән эш итү күнекмәләре алалар. Укучылар тормышында кул эшләре белән шөгыльләнүнең әһәмияте искиткеч зур. Уку елы башында төзелгән календарь – тематик план нигезендә һәр атнаның бер көнендә кул эшләре эшлибез. Бу дәрес бала шәхесенә һәрьяклап йогынты ясый, акыл үсешен активлаштыра, балада хисләр эшчәнлеген көчәйтә. Бу эшләр укучыларның кул хәрәкәтен координацияли, фантазиясен көчәйтә. Биремне башкарыр алдыннан укучы эшне эшләү планын этаплап күз алдына китерә. Моңа исә укытучы да ярдәм итә. Аппликация эше вакытында аерым өлешләрне ничек һәм кайда, нинди эзлеклелектә ябыштыруны уйлый. Шушы эш процессында укучыларда эзлеклелек, оешканлык, план буенча эшләү камилләшә. Альбом битенә ябыштырганда ас – өс, уң һәм сул яктан дөрес үлчәү, геометрик фигураларны дөрес күзаллап кисәргә өйрәнә. Моңа исә математика дәресендә алган белемнәр дә булыша. Баланың яшь үзенчәлекләрен, интеллектуаль үсеше ни дәрәҗәдә булуын исәпкә алып оештырыла.
Озынайтылган көн группасында укучылар белән кул эшләре башкардык: 8 мартка бүләккә шкатулка, энә казаугыч, курчакка киемнәр тектек. Тегү барышында балаларга бик нык тырышырга:энә тотарга, сапларга, тигез итеп кисәргә, җепне төйнәргә,туры итеп тегәргә туры килде. Эшләгәндә кемнең ничек эшләве ачык чагыла. Мәсәлән, Халилов Айдар, Трофимова Ариана кул эшенә осталыклары белән аерылып торсалар да башта тегәргә теләмәделәр. Укучыларның бик тырышып, әниемә бүләккә дип эшләүләрен күргәч, эшләвегез кеше өчен булса, өйрәнүегез үзегез өчен, әниләрне хөрмәт итү безнең дә, сезнең дә изге бурыч икәнен аңлаткач кына кызыксынып киттеләр. Һәм башкалардан да алда бу эшне башкарып чыктылар. Кыскасы балада хезмәткә мәхәббәт, аңа дөрес йогынты ясау өчен кирәкле сүзләрне табу зарур. Татар халык мәкалендә дә “Йөргән таш шомара,кеше эшли-эшли шомара” диелә. Шушы мәкальнең эчтәлеген аңлатып , хезмәт эшчәнлеген үстерүдә мәкальне үрнәк итеп куям. Бала бу эшне башкарып, җеп сапларга, тегәргә өйрәнә. Моның файдасы үзләренә дә тиеп куя. Ачык мисалы укучыларның үз киемнәрен тегүдә күренә. Ертылганны үзем тектем, диеп горурланалар. Хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә балаларның кызыксучанлыгы тагын да арта, хезмәттәшлек формалары һәм эш ярату, тапшырылган эшкә җаваплы карау кебек сыйфатлар өстенлек ала. Алар белән бергәләшеп эшләү, кирәк вакытта киңәш белән ярдәм итү, балаларның кечкенә генә уңышларына да сөенү, мактау бала шәхесендә иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә.
Хезмәт эшчәнлеген үстерү укучыларда мәктәп бусагасын атлап кергән көннән үк, тәрбияләнә башлый. Укучылар элементар хезмәт күнекмәләренә ,гөлләргә су сибү, тузаннарны сөртү, ашханәдә дежур тору, ашаган тәлинкәләрен җыю, өстәл сөртү барышында өйрәнәләр. Балалар бу эшләрне мәктәптә генә түгел, ә өйләренә кайткач әниләренә дә ярдәм итәләр.
Авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән таныштыру, хезмәт күнекмәләре булдыру, җир эшенә, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдә мәктәп яны участогы ярдәм итә. Укучыларыбыз мәктәп яны участогында иртә яздан көзгә кадәр укытучылар җитәкчелегендә бик күп эшләр эшлиләр. Мәктәп участогында теплица, яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өчен аерым урыннар бүлеп куелган. Яшелчә түтәлләрендә кишер, суган, кызыл чөгендер, помидор, кәбестә, кыяр үстерелә. Үзләре үстергән яшелчәләр белән уку елы дәвамында тукланалар. Шуңа таянып балаларга мөстәкыйль тормышка аяк баскач, хезмәт эшчәнлеге төп роль уйнаганлыгы аңлатыла. “Кем эшләми, шул ашамый” дигән мәкаль мисалга китерелә. Чәчәкләр дә зур урын алып тора. Бу эшләрне башкаруда укучыларның ярдәме бик зур. Алар җирне эшкәртәләр, түтәлләрне үлчәп бүләләр, орлыкларны чәчәләр, чүбен утыйлар, даими рәвештә су сибеп торалар. Һәрбер укучының да бакчасы, теплицасы юк, ә мәктәптә исә алар теплицада яшелчәләрне ничек итеп үстерергә, аларны карарга өйрәнәләр. Бу исә укучыларны мөстәкыйль тормышка әзерләүнең бер чарасы.
Укучылар җитештерүчән хезмәттә актив катнашмаса, тәрбиянең буш эшкә әйләнгәнен күп еллар буенча тупланган тәҗрибәбез раслый. Шуның өчен дә даими рәвештә укучыда хезмәт күнекмәләрен формалаштырырга, тормышка, хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә омтылабыз. Алар үзләренең хезмәт эшчәнлеге вакытында даими рәвештә биология һәм башка фән дәресләрендә алган белемнәрен куллана. Мәсәлән, түтәлләрне үлчәп бүлгәндә математикадан, ә орлыкларны чәчкәндә, үсентеләрне утыртканда биологиядән алган белемнәрен кулланалар.
Балалар уйнап үсәләр. Уен процессында хезмәткә өйрәтү бик җиңел. Мәсәлән, укучылар белән өстәлгә ничек итеп тәлинкәләр тезәргә, калак, чынаяклар куярга, алъяпкычларны дөрес бәйләргә өйрәндек. Бу исә барсы да уен процессында, уенчык савыт – сабалар белән башкарылды. Укучылар өйләренә кайткач, әниләренә өстәл әзерләшкәндә бу белемнәре ярдәм итә. Әлеге эшләрне башкарганда үзенең хезмәте белән башкаларга файда китерүен тоя, үзен кирәкле кеше итеп сизгәндә, бала шәхесе дөрес формалаша, хезмәткә мөнәсәбәте дә уңай була.
Мәктәп ,балаларны хезмәткә тартканда аларда иптәшлек һәм ярдәмләшү хисе тәрбияләнсен, характерлары, ихтыяр көчләре, мускуллары ныгысын, бергәләшеп файдалы эш эшләүләре белән горурлану хисе тусын дип тә кайгырта. Ата – аналарның күпчелеге моны аңлый һәм дөрес мөнәсәбәтләре белән мәктәпкә ярдәм итә. Без дә үз чиратыбызңа хезмәт тәрбиясе биргәндә төп профессияләр турында мавыктыргыч итеп сөйлибез, аңлатабыз. Районда, шәһәрдә иң кирәклу булган һөнәр ияләре белән таныштырабыз . Бүген укучыларга һөнәри юнәлеш бирүдә бу гаять әһәмиятле бурыч. Иртәгә тормыш юлына аяк басарга тиешле укучылырның ата-аналары, әби - бабайлары, укытучылар үзләренең акыллы киңәшләре, һөнәрләрне һәм производствоны белүләре белән балага зур ярдәм итәләр.
Уку елы дәвамында укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү максатыннан “Минем әниемнең профессиясе”, “Мәктәп җиһазларын саклагыз”, “Язның бер көне ел туйдыра”, “Ипи безнең өстәлгә ничек килә” һәм башка темаларга багышлап әңгәмәләр үткәрдем. Укучылар, сез нинди профессия сайлар идегез, дигән сорауга берсен-берсе уздырып яраткан һөнәрләре турында сөйләделәр. Укучылар “Танып бел” уенын яратып уйныйлар. Бу уенда ишарәләп нинди дә булса һөнәр иясе күрсәтелә, укучылар танып нинди һөнәр икәнен әйтергә тиеш булалар. Уен укучыларның танып –белү эшчәнлеген үстерә, һәм профессиянең күп төрлелеге белән танышырга ярдәм итә.
Гомумән, без туган җирен яратучы, киләчәктә эшләргә теләгән, хезмәт сөючән балалар тәрбияләргә телибез. Мәктәбебездәге уңайлы шартлар бу теләкне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Һәм без, укучылар мәктәпне тәмамлап, һөнәрләр үзләштереп, үз юлларын табарлар дип өметләнәбез.
Категория: Начальные классы | Добавил: gyazil (26.03.2014) | Автор: Шарифуллина Гюзель Гарифзяновна E
Просмотров: 519
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]