Главная » Статьи » Методическая копилка » Дошкольное образование

Конспект занятия к 60-летию горада Альметьевск
Әлмәтем – туган җирем
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен
шөгыль үрнәге

Үткәрде: Халиуллина Р.Р.



Бурычлар: Балаларга туган җир һәркем өчен кадерле, изге икәнен аңлату, туган илгә, туган шәһәренә карата горурлык, ихтирамлылык. мәхәббәт тәрбияләү. Шәһәребезнең истәлекле урыннары һәм тарихи һәйкәлләре белән таныштыру. Татар халкының боек шагыйрләре турындагы белемнәрен киңәйтүне дәвам иттерү.

Алдан эшләнелгән эш: музейга экскурсия, Әлмәт шәһәре,аның истәлекле урыннары турында әңгәмәләр үткәрү, иллюстрацияләр, фоторәсемнәр карау, җырлар, шигырьләр, уеннар өйрәнү.

Материал: Татарстанның һәм Әлмәт шәһәренең гербы, Татарстан картасы, нефть вышкаларының фотосүрәте, боҗралар «Мин яши торган дөнья», уенчык фотоаппарат, бала саны белән урындыклар, проектор.

Аудио язма: Татарстан гимны, Әлмәт турында җыр, «День Победы» язмасы, «Солнечный круг» язмасы.

Эшчәнлек барышы: Балалар залга керәләр, ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, безнең планета ничек атала?
Т. Әйе, балалар, безнең планетабыз «җир» дип атала.
Балалар, безнең илебез ничек атала?
Т. Әйе, балалар, безнең илебез Россия дип атала.
Балалар, без нинди республикада яшибез?
Әйе, балалар, без Татарстан республикасында яшибез.
Т. Балалар, безнең шәһәрнең исеме ничек?
Әйе, балалар, безнең шәһәрнең исеме Әлмәт.
Т. Балалар, карагыз әле, без яшәгән җирне боҗралар
ярдәмендә ничек
күрсәтеп була. Әйдәгез, Җир шарын яшел төс белән
алыйк. Россия
илен зәңгәр төс белән билгелик, Татарстан
республикасын кызыл
төс белән күрсәтик, Әлмәт шәһәрен сары түгәрәк белән.
Менә,
балалар, безнең шәһәребез Җир шарының уртасына
урнашкан.
Т. Балалар, сезнең алдыгызда Татарстан картасы. Кем
миңа картада
Әлмәт шәһәрен күрсәтә?
Дөрес, менә бу безнең Әлмәт шәһәре.
Балалар, шәһәрләрнең дә кешеләрнеке кебек үз яше
була. Сез ничек
уйлыйсыз, безнең Әлмәт шәһәренә ничә яшь?
Т. Безнең Әлмәт шәһәренә быел 60 яшь була.
Балалар, безнең Әлмәт шәһәрендә яшәүче кешеләрне
әлмәтлеләр диләр. Димәк, балалар, без сезнең белән
әлмәтлеләр, чөнки без Әлмәттә яшибез.
Т. Әлмәт шәһәрен әле нефтьчеләр каласы диләр. Сез ничек
уйлыйсыз, нигә шулай әйтәләр икән?
Т. Әйе, балалар, без яши торган җирдә бик күп нефть
ятмалары бар.
Нефтьчеләр нефть чыгаралар. Бик күп еллар элек бу
җирдә нефть чыккач Әлмәт шәһәрен төзи
башлыйлар. Росиянең төрле
төбәкләреннән кешеләр – эшчеләр киләләр. Менә ,
балалар, хәзер
безнең шәһәребез нинди зур һәм матур. Нефтьчеләр
тырышып
эшлиләр һәм бик күп нефть чыгаралар. Шуңа да безнең
шәһәребез
елдан-ел матурая һәм зурая. Безнең шәһәрнең гербынада
нефть вышкасы ясалган.
Т. Һәрбер шәһәрнең истәлекле урыннары бар.Сез аны
ничек аңлыйсыз?
Т. Аның матурлыгы белән сокланалар, аны килгән
кунакларга күрсәтәләр, анда ял итәләр.
Балалар, әйдәгез әле, шәһәрнең истәлекле урыннары
буенча экскурсиягә
чыгабыз. Мин экскурсияне алып баручы булам. Мин
сезгә шәһәрнең
истәлекле урыннары турында сөйләрмен, ә сез үзегезгә
ошаган җирләрне фотосүрәткә төшерерсез. Мин сезгә
фотоопаратлар алып килергә кушкан идем. Экскурсиягә
автобус белән барырбыз. Матур итеп утырдык. Ш Шамиль автобусны йортүче була. Автобуста үзеңне
ничек тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.
Кычкырып сөйләшмәскә, матур утырырга, чүпләмәскә һ.б.

Музыка «Әлмәтем».

Т. Беренче тукталыш «Нефтьчеләр мәйданы»
Ни өчен бу бинаны «Нефтьчеләр сарае» дип атаганнар?
Нефтьчеләргә атап төзелгән бина. Ул 1981 елда
төзелгән. Анда төрле артистлар чыгыш ясыйлар, анда
бик күп түгәрәкләр
эшли, безнең Диляра бию түгәрәгенә йөри. Ул үзенең
дуслары белән безгә биеп күрсәтер.

Бию.

Т. Экскурсиябезне дәвам итәбез. Икенче тукталыш –
«Шәһәр паркы»
Безнең парк бик матур. Сез анда
әти- әниләрегез белән бик еш буласыз. Анда төрле
атракционнар эшли. Әйдәге, балалар, һава сулап әз генә
хәрәкәтләнеп алыйк.

«Уңга таба бөгелдек»

Т. Балалар, без сезнең белән мәңгелек ут янана килдек. Бу
һәйкәл Боек Ватан сугышында һәлак булучылар
истәлегенә төзелгән.Һәр ел
9 нче май көнне сугыш Ветераннары һәм әлмәтлеләр
сугышта һәләк
булганнарны искә алалар һәм чәчкәләр куялар. Әйдәгез,
балалар, без дә сезнең белән сугышта һәләк булганнарны
басып искә алабыз.

«День Победы» тыңлау.

Т. Балалар, без сезнең белән Муса Җәлил урамында. Кем
ул Муса Җәлил?
Т. Дөрес, балалар, ул шагыйрь- патриот. Ул Бөек Ватан
сугышында дошманнарга каршы сугышкан һәм һәлак
булган. Аңа Советлар
Союзы Герое исеме биргәннәр. Әйдәгез, Муса абыйның
«Сәгать» шигырен искә төшерәбез.

Шигырь «Сәгать».

Т Балалар, менә бу бинага да игътибар итегез әле. Сез ничек
уйлыйсыз, бу нинди бина икән?
Дөрес, балалар, бу Драма һәм комедия театры. Сезнең бу
театрда булганыгыз бармы? Нинди спектакль караган
идегез? Әйдәгез, без бүген дә сезнең белән әкият
карап китәбез.

Әкият «Кем нәрсә ярата?»

Т. Балалар, без сезнең белән Габдулла Тукай проспектында.
Бу проспекта Г. Тукайның истәлегенә багышлап куелган
һәйкәл. Без сезнең белән Тукай абыйның
шигырьләрен, әкиятләрен яратып укыйбыз, җырларын
җырлыйбыз.

«Кызыклы шәкерт»

Т. Балалар, без сезнең белән үзебезнең бакчабызга кайтабыз.
Балалар, әйтегез әле, безнең
бакчаның исеме ничек, миңа кем әйтер икән?
Т. «Чебурашка» балалар бакчасы. Аңа 40 яшь булды.
Бу нинди зур сан. Без үзебезнең бакчабызны яратабыз.

Бакча турында җыр.

Т. Без сезнең белән экскурсиядә булдык. Күбегез фотога
төшерде. Өйләрегезгә кайткач әти- әниләрегез белән
аларны карарсыз.
Бәлки матур- матур рәсемнәрдә ясап килерсез. Ә бүген
без сезнең белән саубуллашабыз.
Категория: Дошкольное образование | Добавил: (27.11.2013) | Автор: Халиуллина Рамиля Ривгатовна E
Просмотров: 570
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]